Билгең булмаса, штраф түләячәксең!

6 Октябрь, 2017 - 08:57

Республиканың ЮХХДИ буенча баш инспекторы Динар Гыйльметдинов “Инстаграмм” социаль челтәрендә машина хуҗаларын “Шипы” билгесе булмаган очракта штраф салыначагы турында кисәтте.

Җәйге тәгәрмәчләрен алыштырып, кышкысының билгесен куярга оныткан водительгә закон буенча 500 сум штраф каралган.

Бу тәртип шулай ук башка билгеләргә дә кагыла. Әйтик, “Эре габаритлы йөк”, “Руль артында стажсыз водитель”, “Хәвефле йөк” яисә “Уку транспорт чарасы” билгеләре булмаган очракта да штраф салыначак.