Укытучы көне белән!

5 Октябрь, 2017 - 16:59

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Замана һәр белгеч алдында югары таләпләр куя. Бүгенге көнне һәр кеше үзенең киләчәгенә нигезне мөгаллимнәр салуын билгели. Сайлаган эшен яратып башкарганнар балаларны белемгә әйдәүдән тыш ныклы тәрбия бирә.
Җитди һәм җаваплы эшегез күңел тынычлыгы, яхшы нәтиҗә китерсен. Укучыларыгызның уңышларына сөенеп, рәхмәт сүзләре ишетүегезне телим.

Эшегездә яхшы нәтиҗәләргә ирешегез. Һәммәгезгә бәхет, корычтай сәламәтлек, шатлык-куанычлар юлдаш булсын, күтәренке кәеф юлдаш булсын.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз СУБУШЕВ.