Сәнгатькә гашыйк укытучы

5 Октябрь, 2017 - 16:01

Һәр кеше өчен беренче укытучы илаһи зат булып кала. Икенче әнигә әверелгән тәүге укытучыны барысы да бары тик яхшы хатирәләр белән искә ала. Еллар үткән саен аныњ тормышта никадәр зур роль уйнаганын ањлыйсың. Бүгенге язмамның герое — Иске Балтач 1нче урта мәктәбенењ башлангыч сыйныфлар укытучысы Флүзә Мөхлисова.

Флүзә Әхкаметдин кызының төпле белемле, алгы карашлы укытучы икәнен район үзәгендә яшәүчеләр яхшы белә. Коллективта да аны хөрмәт итәләр, ата-аналар да ихтирам белән карый. Шушы язмамда аныњ тагын бер күркәм сыйфаты — сәнгатькә гашыйклыгы турында язасым килә.

Флүзә Мөхлисова һәр бәйрәмгә зур әзерлек белән килә. Балаларга матур җырлар, шигырьләр өйрәтә. Ватанны саклаучылар көненә әтиләрне чакырып матур бәйрәм оештыра, халыкара хатын-кызлар көнендә әниләрнењ урыны түрдә була. Өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтү максатыннан балаларның зур әти һәм зур әниләрен чакыра. Бәйрәмнењ төп максаты — җыр-биюләр, нәфис сүзләр аша олыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

Үз үрнәгендә сәнгатькә сөю тәрбияли. Бәйрәмнәрдә биюләр белән чыгыш ясый. Районда „Атайсал” фестивалендә күмәк бию башкаруын тамашачылар алкышларга күмде.

Флүзә Әхкаметдин кызы өчен һәр укучысы үз баласыдай якын. Сабыйлар белемле, тәрбияле булсыннар өчен бар булмышын биреп эшли. Шуња да укучылары, ата-аналар, коллективта зур хөрмәт яулаган мөгаллимә ул.

Өч баласы өчен өзелеп торган әни дә, яраткан зур әни дә ул. Өлкән кызы гаиләле, уртанчы кызы Альбина быел мәктәпне тәмамлады, ә Луиза мәктәп укучысы. Флүзә Әхкаметдин кызы 2011нче елда Альбина кызы белән „Аналар һәм кызлар” конкурсында да катнаштылар, тырышлыкларын жюри әгъзалары югары бәһалаган.

Бик күп кечкенә балаларны зур тормыш юлына озаткан ул. Хәреф танырга, матур язарга өйрәтү, дәресләрдә белем бирү белән беррәттән, фикерләү, иҗади сәләтләрне, үстерү — бу укытучыныњ үзалдына куйган максатларныњ яртысы гына. Ул булдыклыкка, активлыкка өйрәтә. Һәр баланы талантлы шәхес итеп күрә. Кирәк урында мактый белә, балаларның кызыксынучанлыгын арттыра. Укучылары үзаллы булсын өчен зур көч сала.

Флүзә Әхкаметдин кызына авыр эшендә бары тик уњышлар телисе килә. Нәниләр белән бергәләшеп армый-талмый белем үрләренә менегез, үткәргән бәйрәмнәрегез барыбызны да шатландырып торсын.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.