Балтачлыларга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды

5 Октябрь, 2017 - 11:21

Мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән ГТО нормаларын тапшыру спорт фестиваленә йомгак ясап, „Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

Районыбызның иң җитез ир-егетләре алтын билгеләрне „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Фәрит Галимов кулыннан кабул итте.