„Туры юлны сайлашырга Укытучы кирәк!”

5 Октябрь, 2017 - 10:43

Җиңел булмаган, әмма бик тә кирәкле һөнәргә тугрылыклары белән гомум танылу яулаган укытучылар, тәрбиячеләр Укытучы көне уңаеннан район мәдәният сараена, тантанага җыелды.

Изге һөнәр ияләрен Иске Балтач 2нче урта мәктәбе пионерлары сәламләде. Аннары Тучыбай урта мәктәбе мөгаллимәләре „Мин — укытучы” дигән әдәби композиция тәкъдим итте.

Залга җыелган барлык педагогларны, тәрбияче һәм районның мәгариф өлкәсендә көч салучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов котлады.

Районыбызда, казанышлары республикада танылу яулаган педагоглар эшли. Аларның узган уку елындагы уңышлары, укучыларның өлгерү нәтиҗәләре турында горурланып сөйләде Фирдәвис Гайнел улы. Яңа уку елында педагоглар сафын тулыландырган яшь белгечләргә сайлаган юлларында иҗади уңышлар теләде.

Тантананың дулкынландыргыч минутлары мәгариф системасының хезмәт алдынгыларына тармак наградаларын тапшыру мәле булгандыр. Фирдәвис Гайнел улы Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Нәфис Хәйдаровка „Русия Федерациясенең Мактаулы гомум белем бирү хезмәткәре” дигән Мактаулы исем, Түбән Сикияз урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Хәйруллина РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бер төркем хезмәт алдынгылары Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының һәм район Хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Котлауларны дәвам итеп мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова гомерләренең иң матур елларын районыбызда мәгарифне үстерүгә багышлаган хөрмәтле ветераннар, киләчәгебезне корачак белемле яшьләр тәрбияләгән бүгенге педагогларның салган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, җылы теләкләрен җиткерде.

Тантанада катнашучыларга бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Үзешчән сәнгать осталары, Халык, Үрнәкле бию һәм фольклор коллективлары катнашлыгында әзерләнгән концерт программасын мәгариф хезмәткәрләренең чыгышлары баетты.

Белем иленә адым ясаган, олы юлга баскан адәм баласына туры юлны күрсәтергә укытучы кирәк.

Эзләнүчән, камиллеккә омтылган, үз-үзләре өстендә эшләгән педагоглар арасында чын талант ияләре күп. Тынгысыз, җиңел булмаган хезмәтләрендә алдагы елларда да уңышлар юлдаш булсын. Салган энергия һәм көчләре үзләренә рәхмәт һәм яхшылыклар булып кайтсын!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.