“Династия дәвам итәр!”

5 Октябрь, 2017 - 09:22

Уразай урта мәктәбенең югары категорияле физика һәм математика укытучысы Рөстәм Вәлиевның укучылары район, төбәк олимпиадаларында да кыю катнашалар, уңышлар яулыйлар. „Ел укытучысы —2017” район бәйгесе җиңүчесе Рөстәм Гарәби улы республика бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясады.

Уразай авылындагы укытучы Вәлиевлар династиясен дәвам итүче ул. Әтисе Гарәби Сафа улы, әнисе Фая Әгъзам кызы гомерләрен укытучы һөнәренә багышлаган кешеләр.

Бүген Рөстәм Гарәби улы 20 еллык педагогик хезмәт стажына ия белгеч. Тирән кызыксынучанлык, ихлас мавыгу, укыту эшенә иҗади караш — Рөстәм Вәлиевның эшендә беренче урынга куелган. Ул баланың сәләтен өйрәнү белән генә чикләнми, аңа шәхес итеп карый. Тормыш бер урында тормый, җәмгыять һәрчак үсештә. Балалар укы¬мышлы, тирән белемле, югары әхлаклы булырга, компью¬терны да яхшы үзләштерергә тиеш. Ул башкалар белән иркен аралашсын, үрнәк күрсәтсен. Укучыларыма нәкъ шундый әзерлек бирергә тырышам, аларны төрле яктан үсешкән кешеләр итеп күрергә телим, ди ул. Һәм көндәлек эшчәнлегендә салган эзләнүләр, тынгысызлыгы белән ул моңа ирешә.

Укыту процессын җанландыруда үз тәҗрибәсе бар белгечнең:
—Моның өчен дәрестә тормыштан алынган реаль хәлләргә һәм фактларга нигезләнгән тәҗрибәләр кулланам. Бу алым укучыларның игътибарын куелган проблемага юнәлтә, биремне үтәүгә, физика законнарын һәм теориясенең мәгънәсен аңлауга кызыксыну тудыра.

Рөстәм Вәлиевның укучылары, әйткәнемчә, район, төбәк олимпиадаларында һәм бәйгеләрендә катнашалар. Улы Ринат 2014—2015нче уку елында физика фәненнән укучылар арасында үткән Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында призёр булды; компьютер эшләренең „Экология һәм фәнни-техник прогресс” дигән интернет-бәйгесендә катнашып республика буенча „3 D компьютер графикасы” номинациясендә беренче, узган елда „Киләчәккә адым” дигән 21нче республика техник олимпиадасында икенче урын яулады.

Рөстәм Гарәби улы үзе дә төпле белемле укучылар, тормышка лаеклы буын әзерләгәне өчен республика Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Рөстәм Вәлиевның тормыш иптәше Әлфия Хөсәин кызы да белгечлеге буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Вәлиевлар династиясенең гомум педагогик стажы 302 (!) ел белән исәпләнә.
—Династия дәвам итәр, дип ышанам. Үсеп килгән кече кызыбыз Юлиянең иң яраткан уены „Мәктәп” уены! — ди Рөстәм Гарәби улы.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.