Укучылар ГТО нормаларын тапшыра

4 Октябрь, 2017 - 16:02

Иртәгә, 5 октябрь көнне, Югары Карыш урта мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырачак. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тренерларыннан тупланган судьялар төркеме бирегә юлланачак. Сәйтәк, Штәнде, Түбән Сикияз урта мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырган да инде. Яшь төркемнәренә карап, 1—6нчы баскычка кадәр нормаларны бирү кузаллана.