Карагыз, чагыштырыгыз

4 Октябрь, 2017 - 15:18

Агымдагы елның 9 аенда Балтач районында 144 бәби якты дөньяга килгән. Узган елның шушы чорында 158 сабый туган булган.

Үлүчеләр санына килгәндә, быелгы елның тугыз аенда 246 кеше бакыйлыкка күчкән, узган елда 270 кеше фани дөнья белән хушлашкан булган.

Быел 80 пар законлы никахка кергән, узган елда 102 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән булган.

Быел 9 айда 36 гаилә таркалган, узган елда 28 пар аерылышкан булган.

Мәгълүматлар ЗАГС бүлегеннән алынды.