БАЛТАЧЛЫЛАРГА ЯРДӘМ ЙӨЗЕННӘН

4 Октябрь, 2017 - 11:23

Иске Балтач авылындагы янгын сүндерү часте транспорт чаралары паркы тагын бер машина белән тулыланды. Районда яшәүчеләргә бу бүләк — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәриповтан.

Махсус техника Иске Балтач авылына 2 октябрь көнне тапшырылды.

Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов билгеләвенчә, әлеге хәйрия ярдәме бик вакытлы, чөнки өйләргә җылылык бирү сезоны башлану белән, кызганычка каршы, авылларда янгын чыгу очраклары да арта.

Иске Балтач янгын сүндерү часте исә хәзерге вакытта 80 авылны хезмәтләндерә. Бу торак пунктларда барлыгы 20 мең тирәсе кеше яши.

Янгын часте хезмәткәрләре кешеләрне, корылмаларны хәвефтән коткарып өлгерсен, куркыныч хәвеф нәтиҗәләрен киметсен өчен махсус техника паркының һәрвакыт яңартылып, машиналарның төзек һәм тәүлекнең кайсы сәгатендә дә юлга чыгарга әзер булуы мөһим.

Рәсемдә: Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов янгын сүндерү техникасын кабул итеп ала.