ИСКЕ ЯНБАЙДА ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН БӘЙРӘМ ОЕШТЫРЫЛДЫ

4 Октябрь, 2017 - 11:21

Иске Янбай авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган чара „Сүндермичә йөрәк ялкынын” дигән баш астында узды.

Мәдәни оештыручы Зәбир Нуртдинов, китапханәче Рәзинә Ханова кичәне әзерләүгә зур хезмәт салганнар. Биредә өлкән буын вәкилләренең илебез тарихында, җәмгыятебездә тоткан урыны турында сүз көнүзәк мәсьәләләргә бәйләп алып барылды.

Бер-бер артлы чыгыш ясаган авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Ахунов, муниципаль район Советы секретаре Расих Акберов, авылның ветераннар советы рәисе Рәлиф Шакирҗановлар өлкән буын кешеләренең хезмәтенә югары бәһа биреп, авыл, район күләмендә башкарылган эшләргә, алда торган планнарга тукталдылар.

„Бердәм Русия” партиясенең максатлары, авылларны киләчәктә дә яшәтү, тирә-як мохит хәле, сыйфатлы юллар төзү, буыннар бәйләнеше, милләтара килешү — әлеге темаларның берсе дә читтә калмады.

Концерт программасы бай эчтәлекле булды. Җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, мөнәҗәтчеләр төркеме чыгышлары тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде.

Кичәдә Бигелде, Көндәшле авыллары үзешчәннәре катнашуы үзе бер ямь булды. Чараны музыкаль яктан бизәүче Мәгъдән Фазылов үзе иҗат иткән җыр һәм шигырьләре белән җыелган халыкка шат кәеф бүләк итте.

Тормыш матди байлыктан гына тормый. Рухи байлык, күңел байлыгы — мәңге бетмәс хәзинә. Кеше гомерен изге гамәлләр кылып, ахирәт тормышына әзерләнеп үткәрергә бурычлы. Кичәнең кунагы, Башкортстан хатын-кызларының „Аеклык өчен” оешмасы вәкиле Гөлнара Рәхмәтиева шундый мөһим кыйммәтләр турында сөйләде. Соңыннан авыл мәчетендә үткән чәй мәҗлесендә ул һәм Фазыл хәзрәт укыган Корьән аятьләре бу фикерләрне тагын да ныгытты.

Әйткәндәй, Иске Янбай авылының мәдәни тормышында соңгы вакытта җанлану күзәтелә. Күптән түгел биредә „Чәчәкләр бәйрәме” үтте. Мәдәни чараларда өлкән буын кешеләренең ихлас катнашуы — яшьләр өчен матур үрнәк.

Фотосурәттә авыл биләмәсе аппаратында эшләп хаклы ялга чыккан Розалия Әхәтова чыгышын күрәсез. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрне авылдашлары игътибарына җиткерде.

Рима ВӘЛИМОВА,
социаль хезмәткәр.