„Сагындым, апа, дип кочаклаулары гына ни тора!”

4 Октябрь, 2017 - 11:19

Көмьязы авылының „Колобок” балалар бакчасында бүгенге көндә 31 бала тәрбияләнә. Тырыш, бердәм коллектив төрле бәйгеләрдә катнашып, ел саен мәгариф бүлегенең, район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бар эшне күмәкләшеп, аңлашып эшлибез, ди биредә көч салучылар.

Башка авыллар белән чагыштырганда, Көмьязыда яшь гаиләләр күбрәк төпләнә. Яңа йортлар калкып чыга. Бу авылда эш урыннары, район үзәгенең якын булуы, авылга асфальт юл салынуы, газ керүе белән бәйле. Яшьләрнең авылда төпләнүе нәтиҗәсендә, аның киләчәге дә өметле. „Колобок” балалар бакчасында сигез кешегә эш урыны булдырылган. Биредә үз эшенең нечкәлеген белгән тәрбиячеләр көч сала.

Мөнирә Кәримова, Алсу Шәйдулова, Лилия Дәүләтовалар балаларның һәр сәгате файдалы үтсен өчен тырыша. Балалар биредә ике төркемгә бүленеп, шөгыльләнә. Кече төркемдә яшь ярымнан дүрт яшькәчә сабыйлар тәрбияләнсә, икенчесенә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар тупланган.

2014 елдан алып биредә мөдир вазифасын Сания Усманова башкара. Сания Фидаим кызы Көмьязыда туган. Бөре дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган. Көмьязы мәктәбендә 22 ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты фәне буенча балаларга белем биргән. Санаулы еллар эчендә үзен җаваплы кеше буларак таныткан. Беренче категорияле тәрбияче Сания Усманова кече төркемдәге балалар белән шөгыльләнә.

—Уңышларыбызның нигезе бердәм коллективта. Һәр эшне бергәләшеп башкарабыз. Җитәкчебез Фәнис Шәймөхәмәтовка рәхмәтлебез. Көн саен иртә белән шалтыратып, хәлебезне белә. Нинди генә мәсьәлә килеп туса да, шунда ук ярдәм кулы суза, — ди ул.

„Колобок” балалар бакчасы хезмәткәрләренең уңышлы эшләвен яулаган үрләре дәлилли. 2015 елда „Әкият артыннан әкият” район конкурсында катнашып, „Иң яхшы костюм һәм иң яхшы дизайн” номинациясендә җиңү яулаганнар. 2017 елда „Иң яхшы үсеш мохитен үстергәннәре өчен” район Хакимиятенең Мактау грамотасы һәм принтер белән бүләкләнгәннәр.

Һәр билгеле датага биредә зур бәйрәм чарасы оештырала. Музыкаль яктан аларны Мөнирә Дамир кызы бизи. „Йолдызлар юлы” балалар фестивалендә катнашып, мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарына ия булулары да аларның тырыш хезмәтен чагылдыра.

—Һәрвакыт балалар уртасында булдым. Аларның уңышларына сөенеп яшәлде. Иртән эшкә килгәч сабыйларның: „Сагындым, апа”, ¬ — дип кочаклаулары гына ни тора!— ди Сания Усманова.
Сания Фидаим кызы читтән торып мәктәпкәчә белем бирү буенча югары уку йортында белем ала. „Балаларны ярату, хезмәттәшләр белән бер максатта булу тагын да илһамланып эшләргә дәрт өсти”, — ди тәҗрибәле педагог.