Башкортстанда өлкән яшьтәгеләрне алдау очраклары ешайган

4 Октябрь, 2017 - 10:02

Республикада „Улыгыз һәлакәткә очрады” схемасы буенча кешеләрне талау очраклары теркәлгән. Бу хакта үзенең сайтында „Башинформ” агентлыгы хәбәр итте. Күп очракта каракларның мондый „ятьмә”сенә олы яшьтәге кешеләр „каба”. Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча узган тәүлекләрдә генә Уфада аферистлар 60 яшьлек ике хатын-кызны алдаган.

Икенче октябрь көнне Киров районында өлкән яшьтәге хатын-кызга ир кеше шалтырата һәм улы исеменнән сөйли. Шалтыратучының сүзләре буенча, ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Инцидентны җайлау өчен аңа тугыз мең сум акча кирәк була. Пенсионер хатын телефондагы тавышка ышана һәм әйтелгән абеонент номерына терминал аша тиешле сумманы күчерә. Берничә көннән шундый ук схема буенча Калинин районында яшәүчене алдыйлар. Тик бу очракта акча артыннан таныш булмаган ир кеше килә. Туксан мең сумны алып, ул юкка чыга. Ике очракта да пенсия яшендәге ханымнарның якыннары белән бар да яхшы булган, алар бер төрле дә ярдәм сорамаган.

Электән республикада өлкән яшьтәгеләргә карата шушыларга охшаш берничә җинаять кылынган.

„Уяу булыгыз һәм теләсә нинди шалтыратуларга ышанмагыз. Әгәр дә туганнарыгыз яки танышларыгыз телефоннан сездән акчалата ярдәм сорыйлар, шундый эчтәлекле СМС-хәбәрләр язалар икән, үзегезгә билгеле телефоннар буенча кабаттан шалтыратып тикшерегез. Имеш тә, сез белгән кеше исеменнән дип килгән очраклы курьерларга бервакытта да акча бирмәгез. Шул чагында үзегезне һәм милкегезне хәвефсез итә аласыз”, — дип гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә кабат мөрәҗәгать итте Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы.

Чыганак: „БАШИНФОРМ”.