Күчемсез гомум милек өлешләргә бүленгән булса...

4 Октябрь, 2017 - 09:11

Фатир, торак йортны, башка күчемсез милекне мираска бирү, сату, алу, алмашу һәм аның балән башка үзгәрешләр кылу ничек башкарыла? Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәвенә кагылышлы сорауларга Республика Росреестр идарәлегенең Балтач, Борай районнарындагы муниципальара бүлеге баш белгече Эльвира Мәснәви кызы ТИМЕРГАЛИЕВА җавап бирә.

Сорау: Өлешләтә төзелгән фатирга милек хокукын дәүләт теркәве өчен нинди документлар кирәк?

Җавап: Дәүләт теркәве өчен түбәндәге документлар кирәк:
*өлешләтә төзелгән объектны дәүләт теркәвенә гариза;
*гариза бирүченең шәхесен аныклаган документ;
*өлешләтә төзелештә катнашу килешүе; әгәр килешүдә өстәмә килешү булса:
күчемсез милекне кабул итү-тапшыру актын төзүчедән раслатып ике данә китерергә кирәк. Шулай ук нинди дә булса банк бүлекчәсендә акча түләү таләп ителә. Дәүләт пошлинасының күләме 2000 сум тәшкил итә һәм бу эштә катнашучылар санына карап ул пропорциональ бүленә.

Сорау: Ана капиталы акчасына иптәшем белән һәркайсыбызга 1/2 өлеш белән милеккә фатир сатып алдык. Хәзер, килешүгә ярашлы, шушы фатирның 1/4 өлешен милек хокукында балаларга бирергә кирәк. Бу килешүне нотариус расларга тиешме?

Җавап: Милеккә хокук килешүе өлешләргә кагылышлы булгач, андый эшләрнең нотариус тарафыннан раслануы мәҗбүри.

Сорау: Фатир 16 яшьлек улымныкы. Аны сатып, зурракны алырга карар иттек. Сату-алу килешүе нотариус тарафыннан расланырга тиешме?

Җавап: Эшкә сәләтлелеге чикләнгән дип танылган, балигъ булмаган гражданинның күчемсез милкен кайтару эше нотариус тарафыннан расланырга тиеш.

Сорау: Апам белән миңа, һәркайсыбызга 1/2 өлеш белән мираска гараж калды. Миңа — гаражны, апама дачаны калдыру турында килешү төзергә карар иттек. Бу очракта нотариустан раслату кирәкме?

Җавап: Мираска калган милекне бүлү турындагы килешүне нотариус расларга тиеш. Чөнки бу очракта гомум хокуктагы күчемсез милек объектына өлешләрне кайтару турында сүз бара.

Сорау: Үземә һәм балигъ булган балаларыма 1/3 өлештәге милек хокукындагы фатирда яшибез. Ул фатирны сатарга булдык. Бу очракта нотариуска бару мәҗбүриме, әллә сату-алу килешүен гади формада кулдан гына да язарга буламы?

Җавап: Мәҗбүри. Бу очракта өлешләтә милек иясе булган барлык хуҗалардан да фатирны кайтару эше нотариус аша үтәргә тиеш.

Сорау: Кызым белән 1/2 өлештәге милек хокукындагы фатирда яшибез. Аны башка шәһәрдәге фатирга алышырга телим. Алышуны нотариусның раславы кирәкме?

Җавап: Әйе, өлешләтә милектә булган фатирны башкага алыштыру килешүен нотариус раславы кирәк.

Сорау: Фатирымның 3/4 өлешен оныкларыма бүләк итеп, 1/4 өлешенә хокукны үземә калдырырга телим. Бүләк итү килешүен нотариуска мөрәҗәгать итми генә рәсмиләштерә аламмы?

Җавап: Әгәр дә бу объект бер генә кешенеке икән, бу очракта нотариуска мөрәҗәгать итми дә эшли аласыз.

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.