Секцияләргә рәхим итегез!

2 Октябрь, 2017 - 15:44

Район спортчылары районара, республика күләмендә әледән-әле югары күрсәткечләр яулауга ирешә. Бу районда спорт хәрәкәте үсеш һәм казаныш юлыннан барганлыгын ачык күрсәтә. Соңгы елларда район җитәкчелеге спорт төрләрен үстерүгә, аеруча балалар арасында спортны пропагандалауда максатчан эш алып бара, материаль-техник базаны ныгыта. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре җиңүләр казанына үз өлешен кертә. Тренерлар яшүсмерләрне физик яктан чыныктыру, рухи яктан тәрбияләү өчен зур көч сала. Спорт белән шөгыльләнергә теләге булган һәр балага мәктәпнең ишекләре ачык.

Әлеге вакытта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 18 тренер-укытучы эшли. Ел саен биш дистәгә якын төркем булдырыла, аларда 15шәр укучы шөгыльләнә. Биредә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр спортның 12 төре буенча шөгыльләнергә мөмкин. Ата-аналар, балалар игътибарына секцияләрне аерым атап үтәсе килә.

Тренер Оксана Йосыпова район мәдәният сараенда, Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә өстәл теннисы секциясен алып бара.

Тренер Илшат Гыйсмәтуллин җитәкчелегендә Иске Балтач 1нче, Түбән Иванай урта мәктәпләрендә дзюдо секциясе эшли.

Тренерлар Ирек Камалов — Иске Балтач 1нче, Рәшит Карамов — Штәнде, Рөстәм Сәфәров Иске Тимкә урта мәктәпләрендә милли көрәш секцияләрен алып баралар.

Тренер Фәнгать Гәрәев җитәкчелегендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында шахмат уены серләренә өйрәнергә була.

Тренерлар Фәнзәт Әхмәтов, —Иске Балтач авылының „Көньяк” микрорайонында урнашкан башлангыч, Илшат Хәмәтнуров — Көндәшле, Әлфир Карамов Штәнде урта мәктәпләре базаларында чаңгы секцияләрен җитәкли.

Мини- футбол буенча тренер Илнар Фәридонов Иске Балтач 2нче урта мәктәбе базасында секция алып бара.

Шайбалы хоккей буенча тренер Евгений Густяков Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында секция җитәкли. Югарыда телгә алынган секцияләргә балаларны 6 яшьтән йөртергә мөмкин.

Тренерлар Айрат Садыйков, Лилия Йосыпова җитәкчелегендә —Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, Көмьязы авылында, Сергей Галузин җитәкчелегендә — Көндәшле урта мәктәбе базасында волейбол секцияләре оештырыла.

Гер күтәрү (армспорт) секциясе (тренеры Айваз Сафетдинов) Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында эшли.

Баскетбол секциясенә йөрүчеләр(тренеры Фәнүзә Вәлинурова) Иске Балтач 2нче урта мәктәбе һәм „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы базаларында шөгыльләнә.
Тренер Ильяс Шәймөхәмәтов Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә лапта секциясенә чакыра.

Спорт туризмы секцияләрен Нөркә һәм Түбән Иванай мәктәпләре базасында оештырыла (тренеры Альберт Галин). Әлеге секцияләргә 10 яшьтән йөрергә мөмкин.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары ел дәвамында бихисап спорт ярышлары үткәрә, анда меңнән артык укучы катнаша. Яшь спортчыларыбыз волейбол буенча — Башкортстан беренчелеген, армспорт, шайбалы хоккей буенча Бөтенрусия ярышларында призлы урыннарны яуладылар. Укучыларыбыз чаңгы, өстәл теннисы, баскетбол, мини-футбол кебек спорт төрләре буенча зона ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.

Сентябрь аеннан секцияләр үз эшен башлады. Теләге булган һәр баланы, яшүсмерне спорт мәктәбендә көтеп калабыз. Секцияләрдә шөгыльләнү түләүсез. Барлык кызыксындырган сорауларга җавапны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе администрациясенә, 2-13-81 телефон номеры буенча шалтыратып белә аласыз. Сезне көтеп калабыз.
Лилия СӘФӘРОВА,
балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директорының
укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.