15нче октябрьгә кадәр район басмаларына арзан хакка языл!

2 Октябрь, 2017 - 14:37

15нче октябрьгә кадәр район басмаларына арзан хакка языл!
Сөенечле хәбәр: 5нче октябрьдән 15 октябрьгә кадәр подписка декадасы дәвам итә. Ун көн эчендә басмаларга арзан бәягә языла аласыз. Арзанрак бәягә язылу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.

Яраткан басмаларыгызга подписканы рәсмиләштереп, яңалыклар уртасында булыгыз. Район сулышын тою өчен „Балтач таңнары” гәзитен алдыру иң отышлысы.

Декада чорында ярты елга „Балтач таңнары”на — 816 сум 54 тиенгә, „Йәнтөйәк” гәзитенә 358 сум 62 тиенгә подписканы рәсмиләштерегә мөмкин.

Бер елга язылу хаклары да арзанрак: „Балтач таңнары” на 1485 сум 70 тиен, „Йәнтөйәк” гәзитенә 634 сум 57 тиен.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидларына ташлама бар. Алар өчен хаклар түбәндәгечә: ярты елга „Балтач таңнары”на язылу 751 сум 50 тиен, ә еллык подписка рәсмиләштерү 1355 сум 63 тиенгә, ә

„Йәнтөйәк” гәзитенә ярты елга 341 сум 94 тиен, еллык подписка 601 сум 29 тиенгә языла ала.
Арзан чакта язылу отышлы. Язылыгыз, укыгыз, безнең белән калыгыз!