Авыл киләчәге Ахмадуллиннар кебек уңганнар кулында

2 Октябрь, 2017 - 10:06

Авылларыбызда үз көче белән тырышып дөнья көткән гаиләләр байтак. Асавка авылында яшәүче Анжела һәм Фирман Ахмадуллиннар да нәкъ шундыйлар рәтеннән.

Гаилә башлыгы Фирман вахта ысулы белән ерак тарафларда эшли. Ә Анжела савучы булып көч сала. Алар 1994нче елда гаилә корганнар.

Ахмадуллиннар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Өлкән уллары быел Уссурийиск тарафларында хәрби бурычын үтәп кайтты. Уртанчылары— кызлары Аделина Чайковский шәһәрендә медицина колледжында белем ала. Ә иң кече уллары Влас быел беренче сыйныфка укырга керде.

Күпләп мал, кош-корт карап, булмаганын булдырып, булганына шөкер кылып яши бүген Ахмадуллинннар гаиләсе.