Райондашыбыз Фәнзәт Әхмәтов «Юлдаш җыры-2017» конкурсында өченче урында

2 Октябрь, 2017 - 10:00

«Юлдаш җыры-2017» республика ачык үзешчән башкаручылар конкурсы тәмамланды. Бу бәйгенең җиңүчесе — Зәбирә Әбсәләмова. Ул Гран-при иясе.

Ривал Мөхәмәтшин һәм «Сылтыр шишмә» башкорт халык җыр ансамбле беренче премияне яулаган.

Наилә Шәрипова, Альбина Әбдрәшитова һәм Айрат Баязитов икенче урын алган. Наилә Шәрипова шулай ук тамашачы сөюе бүләгенә дә лаек булган.

Өченче урында – Зөһрә Исәндәүләтова, райондашыбыз Фәнзәт Әхмәтов һәм «Юлдаш» төркеме.

Фәнзәт Әхмәтов улы Алмазның курай моңы озатуында башкорт халык җыры "Уел"ны башкарган.

Райондашыбызны бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз. Алдагы елларда тагын да югарырак үрләр яулавын, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

P.S. 3 ноябрь көнне Башкортстан Юлдаш каналында "Юлдаш йыры 2017" Гала концертын курсәтәчәкләр. Карамый калмагыз.