28 Сентябрь, 2017 - 16:12

(Юмористик хикәя)

Якташыбыз, әлеге көндә Агыйдел шәһәрендә яшәүче Ханиф Гафур улы Каюмов соңгы елларда прозада каләм тибрәтә һәм уңышлы әсәрләр иҗат итә. Юморны үз итүчеләргә авторның өр-яңа юмористик хикәясен тәкъдим итәбез.

Кояш рәхимсез кыздыра. Яздан башлап бер тамчы да яңгыр бөртеге төшкәне булмады бит, ичмасам. Җәйнең шулкадәр эссе килүенә һушларың китәрлек инде. Билләһи, дип әйтәм, җәйнең бу эссе мәлендә кышның салкын көннәрен сагынып искә алмаган кеше сирәктер. Шулай булмый ни, кыш көне бит салкынлыгына карап киенсәң, җылынып та була. Ә мондый эсседә бөтенләй чишенеп ташласаң да, аннан качып котыла алмыйсың. Шушы эссе көннәрдә, Себердә вахта ысулы белән эшләп йөргән Фәрит ялга кайтып төште. Ара ерак булганлыктан, еш кайта алмый ул. Бу юлы аның кайтуын хатыны Сәкинә дә, тыны белән суырып алыр хәлдә, зарыгып көтте. Сагынудандырмы, юктырмы, тик бәрәңге күмәр вакытлары җиткән иде. Ахры, Сәкинәнең Фәритне көтүе шуңа да бәйле иде. Утыртканда да Фәрит эштә калуы аркасында туры килмәгәч, күмү эше аның иңенә төшә дә төшә инде. Район үзәгендә яшәгәч, ихатада җир участогы нибары яшелчә-җимеш үстерерлек кенә. Шунлыктан бәрәңгене авыл читендәге басуда бүлеп бирелгән участокка утырталар. Авылдан ераграк булса да йөриләр инде, нишлисең, бәрәңге кирәк бит. Сәкинә балалар бакчасында эшләгәч, эшен калдырып бәрәңге күмәргә йөри алмады. Фәритне хатыны икенче көнне таңнан уятып бәрәңге җирен эшкәртергә җибәрде. Сезонлы эш бит, эссе дип бармый калып булмый, чөнки талгын көннәр булыр әле дип, бу эшләрне көзгелеккә калдырып булмый. Фәрит абзарда торган "матай"ны ишек алдына алып чыгып кабызды да, аның бишегенә китмәннәрен салып, бәрәңге җирен эшкәртергә китте. Барып җитеп, җиренә күз салса, чак авып китмәде. Чүп үләннәре сирәк-мирәк кенә күренгән бәрәңге сабакларыннан да байтак биек булып үсеп киткәннәр иде. Гөнаһ шомлыгына, мәйданы да зур гына бит әле, — егерме сутый тирәсе бар да бар. Фәрит шунда ук трусиктан гына калып чишенеп ташлады да, эшкә тотынды. Тик кояшның рәхимсез кыздыруы өстенә, чүп үләне белән бергә болай да зәгыйфь кенә үскән бәрәңге сабаклары да йолкынып чыгып, барлы-юклы кәефен кыра инде мәгәр. Җәйнең шундый эссе озын көннәрендә, кызу кояш нурлары астында бу эшне башкару ай-һай, җиңел эш түгел шул. Фәрит күңеленнән генә бу эшне башкарасы урынга, себердә хәтта чираттан тыш вахтада эшләргә дә теләп риза булыры турында уйланды. Бик эсселәгән чакларда әзрәк кенә булса да ышыкланып хәл алырдай күләгәсе генә дә юк бит аның. Берничә көн тырыш хезмәт салганнан соң инде җир башында чүп үләннәреннән зур гына чүмәлә дә барлыкка килде. Кояш нурлары үзенекен итте, Фәритнең себердә йөреп кайчаннан бирле инде болай ук кыздырган кояш астында түгел, юньләп җылыткан кояшны да сирәк кенә күргән тәне дә ачыграк тәнле негрларныкына охшап калды. Тырышты Фәрит, бер атна чамасы вакыт үтүгә эшне тәки ерып чыкты. Иртәгәсе көнгә мәшәкате дә әз генә калды, Сәкинәнең дә ялы булгач, аның белән килербез дип, күңеле булып кайтып китте. Кич белән туенып утырганда, Фәрит бик зур хәрби замокны штурмлап дошманнан азат иткән кеше кебек тойды үзен. Сәкинәгә:
—Әйдә, иртәгә син дә минем белән барып килерсең басуга, эш әз калды инде анда. Шунда бер уңайдан минем атна буе башкарган эшемне дә кабул итеп алырсың, — дип аны да күндерде. Иртән басуга барып, Фәрит тимер атын урнаштыруга Сәкинә кычкырып җибәрде:
—Атна буе эшләгән эшең кая соң синең, хәчтрүш? Бакчага кеше кулы да кермәгән бит монда, — дип, Фәритне кыздыра башлады. Фәрит Сәкинәнең кеше бакчасына карап, үзен эсссе табада кыздыруына елмая биреп:
—Менә бит минем эш монда, бирегәрәк килеп кара, нәрсә дип кеше бакчасы турысына туктап мине әрлисең әле? — дип үзенең дә ризасызлыгын белдерә башлаган иде, Сәкинә аның саен ярсып:
—Ахмак! Син Сәлимнәрнең бакчасын эшкәрткәнсең бит!
Бу сүзләрне ишетүгә болай да үтә яман кыздырган кояш нурлары Фәриткә җәядән аткан уклар булып кадалгандай тоелды, башы әйләнеп китеп, егылып китә язды хәтта. Чынлап та, аларның бәрәңге участогы йорт күршеләре Сәлимнәрнең участогы белән басуда да янәшә туры килгән иде бит әле. Менә сиңа, әллә җирне сирәк күргәнгә, әллә чүп үләннәренең котырып үсүе аркасында, Фәрит үзләренең участогын Сәлимнәрнеке белән бутаган булып чыкты. Еласаң да күңел тынычланырлык түгел, атна буе күршесенең бәрәңге җирен эшкәрткән бит. Хатыны белән башкача берни дә сөйләшеп тормый, матайга утырып, тырылдатып кайтып киттеләр. Фәритнең кәефе бакчаларына көтү маллары кереп, бөтен үстергән яшелчәләрен таптап чыгып киткән кебек, бик төшенке иде. Ул күршеләре Сәлимнәргә кереп, килеп чыккан хәл турында аларга да бәян итте. Ә алары, куанасы урынга, киресенчә ачулана башладылар.
— Бәрәңге рәтле-башлы чыкмагач без аны утап та тормаска булган идек. Чүп үләннәре белән бергә чабып алып печән ясарга чамалаган идек. Печән хәзерләргә быел бит үлән корып бетте. Ничек безнең рөхсәтсез кереп бакчаны утадың? — дип пыр туздылар. Фәрит ык-мык итте дә, тизрәк чыгып китү ягын карады. Фәритнең ялгыш кешенең бәрәңге участогын утап, үзләренеке шул килеш калуы гына җитмәгән, тегеләренекен утаганы өчен дә бәлагә кала бит хәзер. Ул шулай да кичкә таба кибеткә барып бер ярты алды да, күршеләренә юлланды. Әлеге зәм-зәм суы шешәсен бушатып утырган арада Сәлим бераз йомшара төште, хәтта иртәгә Фәритнең бәрәңгесен уташырга барырга да риза булуын әйтеп куйды.
Фәрит белән Сәлим икенче көнне үк барып Фәритләрнең бәрәңге бакчасын утый да башладылар, тик эшкә генә икесенең дә күңелләре бик төшеп бармады. Фәриткә икенче бакча эшкәртергә туры килгәнгә инде, ә Сәлимгә ни билгеле инде, үзенеке уталган бит, кешегә кемнең генә эшлисе килсен инде, үз бакчасы түгел бит, димәк "стимулы" да юк. Күрәсең, шуңадыр, Фәрит башта үз бакчалары дип, Сәлимнәрнекен эшләгәндә берүзе генә дә атна эчендә башкарып чыккан иде. Бу юлы икәү эшләсәләр дә, ул тагын атнага сузылды. Тәүге көннәрдә күңелләре бик төшенке булса да, эшләре тәмамлангач, алай да кәефләре күтәрелеп киткәндәй булды, чөнки ике бакча да эшкәртелеп бетте. Ә Фәриткә иртәгә эшкә китәр вакыты да җиткән иде инде.
Барып, эшли башлагач та әле, баштарак еш кына ирнең төшенә уталмаган бәрәңге җирләре кереп, бимазалап бетерде.

Ханиф Каюмов.