ӘЙ, ЯРАТТЫМ СИНЕ, ФӘРИЯ АПА!

27 Сентябрь, 2017 - 15:59

Иске Янбай авылының бер очында ялгызы гына гомер кичерүче Фәрия апа Абдуллина янында биш кенә минут тордым. Мәгъдән абый Фазылов язган мәкаләгә фото кирәк иде. Фотохәбәрчебез Газим Талиповның килүен Фәрия апа әзерләнеп, матур күлмәген киеп көтеп торган. Яулыгын бәйләтеп, стенага эленгән яшь вакытындагы рәсеме алдына бастырып фото төшердек. Шул аз гына вакыт эчендә дә ачык йөзле, якты күңелле Фәрия апа белән тормышы турында сөйләшеп, бер-беребезне яратып өлгердек. Кочаклашып аерылыштык. Менә бит: кешене якын күрү өчен күп вакыт та кирәкми икән. Күңел җылыңны өләшеп, изге теләкләрең белән озатып калуың өчен рәхмәт сиңа, Фәрия апа!

Мәгъдән ФАЗЫЛОВның Фәрия Абдуллина турында язмасын игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Иске Янбай авылында Фәрия апа Абдуллина гомер кичерә. Тумышы белән ул Көндәшледән. Нәсел тамырларыбыз буенча, миңа агаби тиешле кеше булса да, мин башка авылдашларга ияреп, аңа гел „апа” дип эндәштем. Тугызынчы дистәне вакласа да, күңел көрлеген югалтмаган, яшәү дәртен сүндермәгән зат янәшәсендә „әби”, „карчык” сүзләре килешеп бетми төсле... Авыл китапханәсендә оештырылган бәйрәмдә катнашып, аның хәлен белешергә барганда да үзенең бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль иде. Бәрәңге бакчасыннан кереп исәнлек-саулык алышкач, әңгәмә башланып китте.

—Мин әнием Хәбибә Галиәкбәр кызы һәм әтием Гыйльмулла Абдулла улы гаиләсендә теләп алынган бала булганмын, чөнки миннән алдагылары үлгән. Миннән соң тагын 1 кыз, 3 уллары туды. Мөслимә сеңелем 1936нчы елгы иде. Гомере буена Көндәшледә элемтә коммутаторында эшләде, вафатына дистә елдан артык инде. Ир балалардан иң кечесе Гыйлемхан, аннан уртанчысы Фәнис, бер ел элек зур энем Гарәфи бакыйлыкка күчтеләр. Миңа менә 86 яшь, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән яшим әле, —диде.

Фәрия Абдуллина — сугыш чоры баласы, сугыш ятиме. Әтисе Мәскәү өчен барган сугышларда алыша. „Хәтер” китабында аның 1942нче елда һәлак булуы, Мәскәү өлкәсендә җирләнүе турында мәгълүмат бар.

—Богдан авылыннан Сәләм дигән кеше яраланып кайткан, —дип хәтерли Фәрия апа.— Ул безгә килеп, үзенең әти белән бергә сугышуы, аның да яраланып госпитальдә ятуы, элекке полкташлардан икәү генә исән калулары турында сөйләде. Берничә айдан әтинең үлем хәбәрен алдык, бу вакытта иң кече энебез туганга күп түгел иде әле. Сугыш вакыты булгач, яшьли эшләргә туры килде. Сугыштан соң да җиңел булмады. Ул чакта халыкны урман кисәргә җибәрү бар иде. Хәтеремдә, урманга барырга дип мине авыл советына чакырдылар. Исемлеккә кул куйдыртырга тырышалар. Мин ризалашмыйм, ни дисәң дә, 18 яшем тулмаган, ерак җирләргә барырга куркыта. „Төрмәгә керергә исәплисеңме, нигә кул куймыйсың?!” —дип, бер кич кундырып чыгардылар. Бу көз көне иде. Язын, 18 яшь тулгач, барып 40 кубометр кистем. Икенче елны 100 кубометр итеп норманы тутырып кайттым. Элегрәк Караидел урманнарында эшләүчеләргә кеше башына 150 кубометр норма бирелгән. Миңа Карыш ягы урманнары насыйп булды, анда норма кимегән иде. Беренче ел эшләгәндә — Васфи Мусин, икенчесендә Хөснулла Арманшин авылдан баручыларга бригадир булдылар.
Ул вакытта Көндәшледә ике колхоз була: Тельман исемендәге һәм „Башкортстан”. Соңгысының рәисе Газиз Дәүләтшин көннәрдән бер көнне кызны фермага эшкә чакыра. „Бозау карарга кеше кирәк. Тәслимә дә бара,” —ди җитәкче. ( Тәслимә— колхоз рәисенең сеңелесе, бүгенге көндә танылган җырчы Ришат Галихановның әнисе. —М.Ф). Тәслимә үгез җигеп фермага су ташый, Фәрия 20 баш бозау карый башлыйлар.

—Акрынлап эшнең нечкәлекләренә төшенә бардым. Бозаулар чирләп китсә, мал врачы Фәрвазетдин Хыялтдинов абзыйга мөрәҗәгать итә идем. Үз эшенең остасы булган белгечнең дәвалауда кулы җиңел иде. „Менә шушы даруны эчер, сыртларын ышкы,” —дип киңәшләрен дә бирер иде. Аннан мине сыер савуга күчерделәр. Биредә эш авыррак иде. Бестуж токымлы сыерлар кайтартканда фермада Мәүлия, Саиһә, Миңкамал, Нурһәдия, Хәтимә, Мәсәллимә, Сәгыйдә, Хәмдүнә таналар карый иде. Алдынгылар рәтенә бастым. Берзаман район җитәкчеләре Мөхәмәтшин, Әсәдәлиннар фермага килде. Колхоз рәисе Нурлыгаян Такаев аларга мине алдынгы савучы буларак таныштырды, —дип үткәннәрне барлый.

Җитәкчеләр тырыш хезмәте өчен кызга сәгать яки тегү машинасы бүләк итәргә вәгъдә итәләр. Фәрия бар кыюлыгын җыеп үзләренең өйләре иске икәнлеген, тузганлыгын әйтеп бирә. „Иртәгә рәисегез районга бара, агачка язу алып кайтыр,” —дигән җавап яңгырый.
—Өйлек бүрәнәләрне ташырга колхоз 15 ат бирде! Ул чакта Гарәфи энем җигүле атлар карый иде, соңыннан Габдрәүф Сәетҗанов кул астында пилорамада эшләде. Бригадир Гасим Хәбибрахманов бер үтенечебезне дә кире какмады. Тагын бер ярдәмне һич онытасым юк: күршебез Вәлинур абзый Дәүләтшин (аның улы Зыя Вәлинуров ферма мөдире булды), авылда имам-дин башлыгы вазифасын үти иде. Ул безгә 400 сум мәчет акчасын бурычка биреп торды, урыны җәннәттә булсын, —диде.

Хезмәте барның хөрмәте бар, диләр. Эштә уңган Фәрияне район советына депутат итеп сайлап ышаныч күрсәтәләр. Нурлыгаян Такаев белән сессияләргә йөрүе, берчак Тәтешлегә алдынгылар слётына баруы бүгенгедәй күз алдында аның. Тәтешленең бер савучысы белән ярышырга килешү төзиләр, даими рәвештә нәтиҗәләр ясап баралар. Күп еллардан соң, район Сабан туенда ул савучы хатын Фәрияне үзе танып кочаклап ала...

Язмыш аны өч ел Казахстанда да яшәтә. Биредә ул „Заготзерно” берләшмәсендә гади эшче була. Үзе сөйләвенчә, мактаулы булып, күкрәк билгеләре алып эшли Тик авылдагы әнисе, сеңелесе, аннан да ныграк— тәүге бәхетсез, уңышсыз мәхәббәтенең җимеше булган кызы Мәрьям аның күңелен яңадан авылга юнәлтә. Кайткач хуҗалык рәисе аңа чебеш карау эшен тәкъдим итә. Моның өчен күпмедер укырга да кирәк икән әле. Ә бу вакытта авылда икмәк пешерү урыны ачыла. Анда эшләүче Кифая Миңнегалиева (читкә киткәндә Фәриягә паспорт алырга ярдәм иткән элекке авыл советы рәисе) аны үз янына сорап ала. Бергә эшләгән өченче хезмәттәшләре Хәмдия Нигъмәтҗанова була.

Пекарня дигәннән, ул ашханә белән бер бинада урнашкан була, соңыннан кунак йорты ясыйлар. Аны булдыруда, әлбәттә, колхоз ярдәме белән, ул чакта авыл советы рәисе булган, соңыннан „Райпотребсоюз” өлкәсендә эшләгән Мәзгать Акберов зур тырышлык сала. Әнисе яклап якын туганы, бу шәхес язмам героеның тормышында бер терәк булган, хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулын сузган. Әйткәндәй, Көндәшле авыл Хакимяте әле урнашкан бина да ул эшләгәндә төзелгән.

1972нче ел аның шәхси тормышына үзгәреш алып килә. Иске Янбайдан Нафыйк Закиров белән тормыш корып җибәрәләр. Бер елдан уллары Данис дөньяга килә. Ипи пешерүдә, „Чулпан” колхозында төрле эшләрдә, сыер савуда, дуңгызлар карауда хезмәт сала Фәрия. Фирдәвес Булатов ферма мөдире, бригадир булган елларны аеруча искә ала ул. Әле дә элекке җитәкче өлкән кешене онытмый, гаиләсе белән хәл белешеп тора икән.

Алты ел да сигез ай бергә яшәгәч Нафыйк ага, авырып, вафат була. Тугыз ел ялгыз яшәгәннән соң, аның тормышында Тимерҗан Гыйльметдинов пәйда була. Чирек гасырга якын бергә гомер иттеләр. Авылда йон теттерү машинасында эшләп, күрше-тирә авыл кешеләренә дә хезмәт күрсәтүләре мәгълүм. Кызганычка каршы, берничә ел элек Тимерҗанын да соңгы юлга озатты.

Ә аңа хәтле тормышында ифрат зур югалту булган иде: кызын, Мәрьямен җирләде ул. Ул матәмдә катнашып, мин гаҗәеп бер нәрсәгә игътибар иткән идем: 1957нче елның 27 ноябрендә туып, 27 яшендә кияүгә чыгып, 27 ел яшәгән Мәрьям апа. Саннар дөньясында без белмәгән хикмәтләр бардыр, күрәсең...

Бүген аның юанычы — улы Данис. Ул, әйтергә кирәк, Бакалыда махсус мәктәптә укыды. Һөнәр алып, өйләнеп, Уфада эшли. Иглиндә йорты бар. Иптәше Ольга белән ул һәм кыз тәрбиялиләр. Даими рәвештә кайтып булышып торалар.

—45 ел эчендә Иске Янбай туган авылымдай якын, —дип сөйли ул. — Бөтен кешесен беләм. Тик Көндәшле еш искә төшә, тауларын да, суларын да, танышларын да сагынам. Күпләре инде дөньяда юк. Сыйныфташларымнан Мәгафур Хәерзаманов кына калды. Хезмәттәшләр берсе дә юк. Төннәрен туган-тумачаларны, дус-ишләрне барлап ятам. Исәнлектә күрешәсе, очрашасы, сөйләшәсе килә. Һич кенә дә картаясы килми.Бигрәк матур заманда яшибез бит...

Замандашларына күңел түрендә тирән ихтирам хисләре йөретүче, һәрберсен исемләп хәтерләүче, анык зиһенле, нәселебезнең иң өлкән вәкиленә теләк җырдагыча: яшәргә дә әле яшәргә!