27 Сентябрь, 2017 - 15:44

Талчыбык та чәчәк ата чын оста кулларында, диләр. Янтимер авылында яшәүче Тимерҗан Узәнбаев талдан тырыслар, каз оялары һәм башка әйберләр үрү сәләтенә ия. Чыгышы белән Чакмагыш районы Юмаш авылында туып-үскән Тимерҗан Тимербаевич бу кәсепкә яшь чагында өйрәнә.

Зинаида һәм Тимерҗан Узәнбаевлар гаиләсенең Янтимер авылына күченеп кайтуларына 3 ел. Бирегә кайтып төпләнер алдыннан алар кайда гына яшәмәгән. Чакмагыш районы егете Тимерҗан һәм Янтимер авылы кызы Зинаида Үзбәкстанда танышалар. Икесе дә Сырдарья шәһәренә тимер юлга эшкә киләләр. Егетнең хәрби бурычын тутырып кына кайткан мәле. Яшьләр очрашып, 1965 елда гаилә коралар.

Гаилә башлыгы яхшы итеп татарча сөйләшә. Милләте буенча мари булса да, туган авылындагы халыкның күпчелеген чувашлар тәшкил иткән. Шунлыктан ул туган телен укымый, чуваш телен үзләштергән. Ә чуваш теле төрки телләр төркеменнән булганга күрә татар теленә охшаш икән. Моңардан тыш аның туган авылы Юмашта элек-электән зур ярминкәләр оештырылган. „Сәүдә итәргә кайдан гына килми иде безгә халык,”— ди ул. Кечкенәдән татарча аралашып үстем, дип билгели.

Үзәнбаевлар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер балалары үзаллы тормыш көтәләр. Янтимергә кайтып төпләнер алдыннан Красноуральск шәһәрендә көн күрәләр. Аңа кадәр Ташкентта, Йошкар-Олада яшиләр. Хаклы ялга чыкканчы ул экскаваторчы булып эшли, ә Зинаида Дмитриевна аның ярдәмчесе була. Туган якның тарту көче ныклы була. Алар олыгайган көннәрендә Зинаида апаның туган авылына кайтып төпләнәләр.
Тимерҗан Узәнбаевта талдан төрле әйберләр үрү сәләте кечкенәдән килә.

—Безнең авыл кешеләре элек-электән тал чыбыкларыннан төрле әйберләр эшлиләр иде. Мин аларны карап өйрәнеп тордым. Тал чыбыгын кышкылыкка алдан әзерләп куям. Буранлы кышларда талдан тырыслар, чәчәк куйгычлар, вазалар эшлим. Бирегә кайткач та янтимерлеләрнең күбесенә каз оялары, тырыслар үреп бирдем.

Җиңел генә тоелса да бу кәсеп, бармакларга авырга туры килә. Олыгайгач бигрәк тә. Талның бертигез юанлыктагысын сайлар өчен күп йөрергә кирәк, — ди ул.

Тырышканда тал чыбыгыннан да могҗиза тудырырга мөмкин. Тимерҗан Тимербаевичның күңел җылысы салынып, оста куллары үргән кәрзиннәрне, ояларны күргәч мондый фикер туа.