РФ Президентының республикадагы кабул итү төркеме Балтач районы гражданнары өчен күчмә кабул итү оештырды

27 Сентябрь, 2017 - 14:57

Сайтыбызда алдан хәбәр итүебезчә, бүген район мәдәният сарае бинасында РФ Президентының Башкортстандагы кабул итү төркеме Балтач районы гражданнары өчен күчмә кабул итү оештырды.

РФ Президентының Башкортстан Республикасындагы Кабул итү буенча белгеч-юристы Азалия Гизетдинова җитәкчелегендәге күчмә төркем әгъзаларына районның төрле авылларында яшәүче төрле яшьтәге һәм төрле социаль төркемдәге 22 балтачлы мөрәҗәгать итте.

Бу юлы Иске Балтач, Тушкыр, Иске Янбай, Нөркә, Шәвъяды, Югары Янактай авыл җирлекләренә караган авылларда яшәүчеләр активлык күрсәтте. Авылларны газлаштыру, су белән тәэмин итү, юл төзелеше һәм юллар ремонты, җимерек хәлдә дип танылган йортта яшәүчеләрне яңа йортка күчерү программасына кертүне сорап, пенсия билгеләү, аның күләме аз булуга бәйле мәсьәлә, шәхси торак төзелеше максатларына дәүләт ярдәме алуда булышлык күрсәтү, инвалидлыгы булган гражданнарны автомобиль белән тәэмин итүгә кагылышлы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте балтачлылар.

Кабул итү барышында кемдер консультация алды, кемдер еллар дәвамында республика ведомстволарына мөрәҗәгать итеп җавап алганнан соң да проблема хәл ителмәгәнлеген кулындагы документлары белән исбат итте. Соңгыларының мөрәҗәгате документлар пакетын кушып, РФ Президенты В. Путинга мөрәҗәгать рәвешендә рәсмиләштереп кабул ителде.

Көннең икенче яртысында күчмә кабул итү төркеме Түбән Сикияз авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.