„БЕЗНЕҢ БЕРДӘМ ЯРДӘМ КИРӘК БАЛАЛАРГА”

27 Сентябрь, 2017 - 13:55

Канат ныгытканда — гаилә корган, нәниләрен үстергән, өйләр тергезгән, эшкә „чумган” чорда балалар ата-ана киңәшенә, булышуына мохтаҗ. Бүгенге тормышның тизлеге дә зур: ыгы-зыгысы, мәшәкате күп. Туып-үскән йорт тынычлыгына, хәстәрлекле әти һәм назлы әни кочагына кайтып ял алып китү дә — ярдәм.

Иске Янбай авылында матур гомер кичерүче Динә һәм Тәфкил Гайсиннарның йорты да өч балаларының гаиләләренә, өч оныкларына яшәргә көч һәм позитив энергия бирә торган нигез. Өстәвенә, ул табигатьнең сокланып туймаслык урынына, Ар елгасы буена урнашкан.

Гайсиннарның өйләренең киң тәрәзәсеннән күренеп торган пейзаж күзләрне иркәли. Аның янындагы өстәл тирәли зур табынга еш җыела балалары. Уңышлары һәм проблемалары, җиңүләр һәм авырлыклар турында ачыктан-ачык сөйләшә. Кирәк икән, өлкәннәр ярдәмгә килә. Пенсия акчасына гына канәгать булып тормыйлар, мал асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп балаларына булышуны максат итеп яшиләр.

Гаилә традицияләре, тырыш һәм үзләренә йөкләнгән эшне җаваплы үтәп матур хезмәт юллары үткән ата-ана үрнәгендә уллары Шамил һәм Наил, кызлары Фәйрүзә дә белем алуга, һөнәр үзләштерүгә маһир, эш урыннарында уңышлылар.

Гайсиннар — өчәр дистә ел фидакарь хезмәтләре белән авылдашларының хөрмәтен яулаган шәхесләр. Тәфкил Мәгърүф улы — элемтәче, Динә Минислам кызы — укытучы, 25 ел дәвамында Иске Янбай урта мәктәбе директоры урынбасары булып эшләп лаеклы ялга туктаганнар. Динә Гайсина — „Русия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек хезмәт ветераны.

Өч балалары да югары белем алган. Олы уллары Шамил — программист, Фәйрүзә — фармацевт, Уфада яшиләр. Уртанчылары Наил — Яңавыл шәһәрендә, полиция системасында эшли.

Акыллы балалары, күңелләренә „балдай татлы” оныклары шатлыгында, аларга терәк булырга тырышып тату гомер кичерә Гайсиннар. Арга карап үткәннәрне уйлап, балаларга изге теләк юллап...

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

фотосы.