„КУЛЛАРЫ ЭШТӘН БУШАМЫЙ”

27 Сентябрь, 2017 - 13:53

Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Расих Гафурҗанов алар турында нәкъ шулай ди. „Шулкадәр активлар тормышта. Яңа өй тергезеп керделәр. Флорит Ислам улы алтмышны узса да, чын ир-егетләрчә көч-дәрт белән урындагы хуҗалыкта эшли: җирләрне сөрә, басуларга культивация ясый, печән ташый, салам тарттыра”. Менә шундый уңган гаилә яши Ялангач авылында.

Фәрия Мәгъдән кызы һәм Флорит Ислам улы дүртешәр дистәдән артык хезмәт юлларын туган авылларына багышлаган кешеләр. Флорит Мусин 1970 – 1971 елларда Балтач һөнәрчелек-техник училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә. Шуннан башлап сайлаган һөнәренә тугры, урындагы хуҗалыкта ел әйләнәсенә төрле участокларда тырыш хезмәтен сала. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Әлеге вакытта да яраткан эшен ташламый, хуҗалык тормышының уртасында кайный.

Фәрия апа утыз елдан артык ике эшне алып бара: кышларын — колхоз идарәсе бинасын җыештыра, җәйге чорда пешекче була. Пенсиягә чыгар алдыннан ун ел Ялангач урта мәктәбендә эшли, балаларны тәмле ашлары белән сыйлый.

Мусиннарның уңган гаиләсендә ике бала үсеп, матур тәрбия ала. Руслан водитель һөнәрен сайлый, бүгенге көндә гаиләсе белән Свердловск өлкәсендә яши. Рәзилә авылда сатучы булып эшли. Мусиннарның ике оныклары гаиләнең хезмәт традицияләрен дәвам итәргә әзерләнә. Зур әти һәм зур әни — аларга өлге. Күпләп мал асрыйлар, кош-корт тоталар, балаларына ярдәм итәләр, үз куллары белән тормышларын җитеш итеп яши беләләр. Өлкәнәйгән көннәрендә хәтта сандык кебек җыйнак, матур өй тергезеп куйганнар. Эшсөяр куллары, сабыр холыклары белән авылда ихтирам яулаган Мусиннар гаиләсе.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
фотолары.