ҖИҺАННУРОВЛАРНЫҢ ГҮЗӘЛЛЕК УТРАВЫ

27 Сентябрь, 2017 - 13:51

Яшьлекләрендә унбиш ел Казахстанда яшәп туган җирләренә кайткач, буш урында өй тергезгән чакта Көндәшле һәм Иштирәк авыллары осталарына барып, бизәкләрнең рәсемнәрен кәгазьгә төшереп, станоклар алып, йортларын хыялларында күргән гүзәллек утравы итеп төзи Җиһаннуровлар.

Шушы матурлыкны елдан-ел арттырып, гаиләләре белән бергә өч балаларына, сигез оныкларына сагынып кайтып керерлек урын итеп тота Әлфия апа һәм Рафаил абый. Ялангач авылының ерактан күренеп балкып торган беренче йортында яши алар.

Рафаил Сәет улының хезмәт стажы — 54 ел. Шуның дүрт дистә елга якыны урындагы хуҗалыкка багышланган. Һөнәре буенча инженер-механик, оештыру эшенә дә оста, техника белән дә „уртак телне тиз таба”.

Әлфия Сәетгәрәй кызы баштарак сатучы, аннары унҗиде ел дәвамында страховкалау агенты булып эшләп хаклы ялга туктаган.

Өч балаларына да югары белем алырга ярдәм иткәннәр, бүген йортлар тергезү, балалар тәрбияләүдә терәк булырга омтылып яшиләр. Ридаль полициядә озак еллар хезмәт итеп, ЮХХДИ бүлеге начальнигы вазифасында уңышлы эшләп лаеклы ялга чыккан. Җиһаннуровларның кызлары кооперация институтын тәмамлаганнар, Илүсә — кафе мөдире, Альбина — ведомстводан тыш саклау хезмәтендә эшли. Өчесе дә Нефтекама шәһәрендә урнашкан.

Хезмәт ветераннары Әлфия һәм Рафаил Җиһаннуровларның уңганлыкларына, эшсөяр һәм тырыш булуларына исең китәр: абзар тулы малдан, кош-корттан өзелмиләр, яшелчә, җиләк-җимешләре мулдан уңа, өем-өем утын хәзерләгәннәр, өстәвенә, Рафаил Сәет улы шәхси техникасы белән урындагы хуҗалыкка печән-салам ташуда актив булыша.

„Я картаеп куярбыз дип куркып, әле хәлебездә чакта тормышыбызны уңайлы итү, балаларга булышу өчен йөгереп-йөгереп эшлибез”, — ди йорт хуҗасы. Хезмәт ветераннарының үз куллары белән барлыкка китергән матур дөньялары, күркәм тормышлары, бар булмышлары — яшьләргә үрнәк. Рәхмәт сезгә, гүзәллек сөюче Җиһаннуровлар!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.