АЧЫК ЙӨЗЛЕ, СӨЙКЕМЛЕ ИСАКАЕВЛАР

27 Сентябрь, 2017 - 13:48

Җор телле Катя Владимировна һәм шат күңелле Илюша Иванович Исакаевлар туган авыллары Мишкәдә 45 ел бергә, бердәм тормыш көтәләр.

Мәхәббәтле, сөйкемле пар ике кыз һәм ике улларына гомер бүләк иткән. „Гел җылы ягы белән генә иркәләп тормады язмыш. Ләкин бернигә карамый алга барырга тырышабыз, үз көчебез белән җитмәгән ягын җиткереп, булмаганын — булдырып, проблемаларны бергәләп хәл итеп яшибез”, — диләр өлкәннәр.

Илюша Исакаевның әтисе Бөек Ватан сугышыннан сыңар аяк белән кайта. Тугыз яшеннән колхозда эшли башлый Илюша. Әтисе, әнисе, алты бертуганы белән бергәләп чебиләр тәрбияләгән алар. Иске Балтачтан инкубатордан китерелгән чебиләрне карап, көзен Юпитер авылындагы фермага озатканнар.

Аннары Балтач һөнәрчелек-техник училищесында механизатор һөнәре алып — 25 ел тракторда, шул уку йортында ук терлекчелек фермаларын механизацияләү курслары үтеп 16 ел оператор булып эшләгән. Егермешәр сыерны сауган, мактаулы булган. Тормыш иптәше Катя Владимировна да — савучы, хезмәт стажы — 39 ел. Фермада эшкә 8нче сыйныфны тәмамлагач та башлаган ул.

Бүген дә ырамлы хезмәт, көр күңел белән яши Исакаевлар. Икәүләп бал кортларын тәрбиялиләр, мал асрыйлар, балаларына, оныкларына булышалар. Кызлары Индира һәм Элита гаиләләре белән Екатеринбургта яши, икесе дә медицина өлкәсендә эшли. Уллары Женя һәм Джони төрле өлкәләргә вахта алымы белән йөреп эшлиләр.

Җәмгыять яңалыкларының уртасында кайнап яши белү, шаянлык, киң күңелле булу, тик торуны өнәмәү өлкәннәргә төшенкелеккә бирелми, авырлыклар алдында баш ими җитеш тормыш көтәргә ярдәм итә.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.