КОРТЧЫЛАР ДИНАСТИЯСЕН ДӘВАМ ИТҮЧЕЛӘР

27 Сентябрь, 2017 - 13:44

Фирдәвес Тимерхан улының әтисе дә, зур әтисе дә бал кортлары тоткан. Гаиләдә үскән алты баланың кечесе — нәсел һөнәрен дәвам итүче. Тормыш иптәше Гөлнәфисә Мәгъдән кызы белән бергәләп, яшь вакыттагыдан да җентекләбрәк, күңел җылыларын һәм осталыкларын биреп тәрбиялиләр алар бүген корт-бакчаларын.

Гаилә башлыгы зоотехник белгечлегенә ия. Аңа һөнәре буенча да, өлкән бригадир, ферма мөдире, баш бухгалтер, страховкалау инспекторы да булып эшләргә туры килә. Исәп-хисапны төгәллек белән алып бара белүе ярдәм иткәндер, һәр эшне дә зур җаваплылык тоеп, тиешенчә башкара ул.

Гөлнәфисә Булатова 25 ел дәвамында фермада сыер савучы, аннары 12 ел авыл мәдәният йортында җыештыручы булып эшли. Уңган хуҗабикә, оста пешекче дә ул. Гомумән, Иске Янбай авылының „су теге ягында” урнашкан күркәм йортта яшәүче бу матур күңелле кешеләр — бар яклап та булдыклы. Үз куллары белән эшләгән теплицада, бакчада яшелчә-җимешнең мул уңышын алганнар, мал асрыйлар, чәчәкләр үстерәләр.

Тырышлыклары балаларына тормышта ныклы аякка басарга ярдәм итүгә багышланган. Кызлары Алсу һәм Алиса Иске Балтач авылында төпләнгәннәр, Алсу — физкультура-савыктыру комплексында, Алиса „Белоснежка” балалар бакчасында эшли, әлеге вакытта декрет ялында. Уллары Финат һәм Финас Югары Пышма шәһәрендә яшиләр, бергәләп эшкуарлык белән шөгыльләнәләр.

Җәйләрен Булатовларның йорты оныклар тавышыннан гөрләп тора. Алар — сигезәү. Фирдәвес Тимерхан улы быел династиянең дүртенче буынына — оныкларына бал кортларын тәрбияләү серләрен өйрәтә башлаган. Үсмерләрнең кортлардан һич кенә дә куркмый, „кул арасына керүләре”, нәсел шөгылен үзләштерергә зур теләк белән омтылулары — өлкәннәр өчен олы бәхет, кинәнү.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.