„ПЕНСИЯГӘ ЧЫККАЧ ЯШИ БАШЛАДЫК КЫНА КЕБЕК...”

27 Сентябрь, 2017 - 13:41

Быел район Хакимияте карары нигезендә оештырылган „Иң яхшы авыл-2017” конкурсында катнашкан 19 торак пункт арасында Мишкә авылы икенче урынны яулады. Лаеклы җиңү бу. Мишкә авылында урамнарның чисталыгына, йорт тирәләренең пөхтәлегенә хәйран калырлык. Яңа өйләр төзелә биредә, булганнары да заманча материаллар белән тышланган. Конкурс критерийларының берсе — матур инновацион проект һәм идеяләрнең булуы. Бер урамда икешәр катлы ике йортның берьюлы үсеп чыгуы —район үзәгеннән утыз километр ераклыкта урнашкан авыл өчен бер дигән яңалык!

Роза һәм Геннадий Ибакаевлар 40 ел бергә тату гомер кичерә. Дүрт балага гомер бүләк иткәннәр, ун оныкларын сөяләр бүген. Виктор, Игорь, Павел һәм Вероника Сургут шәһәрендә, барысы да бер микрорайонда яшиләр. Ир-егетләр водитель һөнәрен сайлаган, Вероника балалар бакчасында эшли. „Ипотекага фатирлар сатып алып, үз куллары белән бүлмәләрен матурлап бетерү эшләрен төгәлләп керделәр”, — ди Геннадий Салиевич, балалары белән горурланып. Ата кешенең горурлык кичерергә тулы хакы бар. Ике катлы өйне тергезергә дә ныклап ярдәм иткән балалары. Бүлмәләргә заманча стильле обойлар ябыштырганнар. Фантазияләренең байлыгына, төзелеш материалларын сайлый белүләренә, кулларының осталыгына сокланып туйгысыз. Афәрин, Ибакаевлар!

Геннадий Салиевичның урындагы хуҗалыкка багышлаган хезмәт юлы мактаулы. 40 елдан артык руль артыннан төшмәгән, үз сүзләре белән әйткәндә, ”Газиктан алып КамАЗга кадәр” йөрткән. „Аеруча яхшы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Роза Сергеевнаның гомум эш стажы 31 ел, сатучы булып, аннары көнкүреш хезмәтендә көч салган. Уңган, һич тиктормас кеше. Фотога төшерергә дә көтеп алалмадык. „Саз җиләге җыярга китте, күп быел”, — ди хуҗа. Хезмәт ветераннары пенсиягә чыккач җиң сызганып яшәргә керешкәннәр: биш ел элек сала башлаган йортларында өй туе уздырып та өлгергән алар, хәзерге вакытта верандасын төзү белән мәшгульләр.

Күрше генә Ольга һәм Леонид Бикмурзиннар мәһабәт ике катлы йорт тергезгән. Аларның гаилә коруларына киләсе елда 40 ел тула. Леонид Абдулганиевич утыз ел гомерен авылдагы „Берёзка” балалар бакчасына багышласа да, күңелендә архитекторлык „чаткысы”н йөрткәндер. Яшьлекләрендә Свердловск өлкәсе Первоуральск шәһәрендә заводта эшләп, яшәп, туган авылларына кайткач та Бикмурзиннар ике катлы өй тергезә. Ул вакытта авылларда сирәк күренеш була бу.

„Бирелеп эшләдек, бар көчебезне хезмәтебезгә салдык. Балалар бакчасын ачу мәшәкатьләре белән йөргән чакларда, арытабан тәрбия эшләрен оештырганда кайда инде ул үз йортыңны карау, ремонтлау?! Пенсиягә чыккач иркенләп яши генә башладык әле без!” — ди оптимистик рухлы Леонид Абдулганиевич. Ольга Минилиевнаның да утыз елга якын хезмәт юлы балалар бакчасында үткән. Кызлары Ирина Файрушина — педагоглар династиясен лаеклы дәвам итүче — Мишкә башлангыч мәктәбендә укыта. Гаиләсе белән нәкъ әти-әнисе яңа йорт тергезгән урамның башында, шулай ук гаиләсенең тырышлыгы белән төзелгән заманча кирпеч йортта яши. Өлкәннәрнең газиз балаларына якынрак урнашасы килүен аңлап була. Ике оныклары бар. Туруннары Яна — алты айлык. Педагог буларак, балалар тормышы белән кайнап яшәгән Бикмурзиннарның туруннары турында сөйләгәндә йөзләре тагын да яктыра, дүртенче буын нәсел дәвамчысын сөюләре матур эшләргә тотынырга көч һәм дәрт бирә.

Шунысы мактауга һәм соклануга лаек: Леонид Абдулганиевич ике катлы өйнең стеналарын бергә яшәгән улы Игорь белән икәүләп, үз куллары белән „өйгән”. Үз көчеңә, булдыра алуыңа ышану да кирәк бит әле! Чынлап архитекторлык сәләте бардыр, шул көч аны алга әйдидер. Түбәсен өмә белән япканнар, кияве, якыннары булышкан.

„Киләсе елда яңа өйдә яши башларга исәп. Әле веранда, терраса төзү планнарыбыз да бар. Йортта фонтан да булачак, чәчәкләр...” — дип хыяллары белән уртаклаша өлкәннәр. Күзләрендә унсигез яшьлекләр көнләшерлек яшәү чәме яна! Үрнәк алыгыз, яшьләр! Оялыгыз, бүгенге тормыштан зарланучылар!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

фотолары.