Юлларда имин йөрик

27 Сентябрь, 2017 - 10:06

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 11 сентябрьдән алып 17 сентябрьгә кадәр Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналыгы үтте.

Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары арасында „Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсы оештырылды. Юл хәрәкәте инспекторы Рада Зарипова укучыларга республика буенча юлларда теркәлгән аяныч хәлләр статистикасы белән таныштырды. Юлларда игътибарлы булырга чакырды.

Беренче медицина ярдәме күрсәтү, викторина сорауларына җавап бирү, юл билгеләрен тану, велосипедта йөрү осталыгы тикшерелде.

Бу чарада 5 „а” сыйныф укучылары— беренче, 6”в”— икенче, 6 „б” өченче урыннарны яулады.