Солтанова кебек лидерлар булганда...

26 Сентябрь, 2017 - 10:50

Әлеге көндә „Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең районда теркәлгән 561 әгъзасы 46 башлангыч оешмага карый. Һәр оешманың үз лидеры сайланган. Сүзебез Мата авылындагы башлангыч оешма секретаре Эльвира Солтанованың эшчәнлеге турында.

Мата авылында бүген 130 йортта 450 кеше яши.

—2000 елдан партия сафларына кабул ителдем. Бер ел элек үземә ышаныч күрсәтеп урындагы партия оешмасы секретаре итеп сайладылар. Унбиш әгъзабыз бар. Быелгы елда гына сафларыбызга яңа биш әгъза кабул иттек. Партия яклы кешеләребез тагын да бар. Безнең теләк яшьләрне күбрәк җәлеп итү, — дип эшенең асылы белән таныштыра башлады мине героем.

Актив кешеләр бар Матада. Партиянең иң яшь әгъзасына — 35, иң өлкәненә 55 яшь. Җәмәгать оешмасы секретаре буларак, Эльвира Галихан кызы партиянең „Единая Россия. Республика Башкортостан” гәзитен алдыра, укый. Андагы яңалыкларны, хәбәрләрне халыкка җиткерә. Бу басма — партия лидерының өстәл гәзите.

—Партия башлангычында тормышка ашырылган яңа проектлар, үзебез кебек үк авыл җирендә яшәгән, юньчел кешеләр турында сүрәтләмәләр бик ошый. Көндәлек эштә методик ярдәм буларак кулланырлык хәбәрләр дә табам яраткан басмам битләрендә, — янып яшәгән һәм эшләгән ханымның һәр сүзе артында яңалыкка омтылыш чагыла.

Мата авылы караган Штәнде Авыл җирлегенең Штәнде авылындагы башлангыч партия оешмасы секретаре Зилә Хәмәдуллина белән дә киңәш-табыш белән эш итәләр. Кирәк чакта „Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев та ярдәмгә килә, ди.

Эшләгән кешегә халык та сорау белән мөрәҗәгать итә. Урында җавап бирә алырлыкларына үзе җавап кайтара. Үзенең генә компетенциясендә булмаганнарына җавапны икенче көнне җиткерә Эльвира Галихан кызы.

—Авыл җирлеге советы депутатлары белән турыдан-туры эш иткән, халыкка иң якын звено кешеләре партиянең башлангыч оешма җитәкчеләре. Күп нәрсә аларның эшкә җаваплы карашына бәйле, — ди Илнур Хатип улы.

Соңгы елларда партия башлангычында гамәлгә ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты авыл халкы арасында хуплау тапканлыгын билгели героем. Күзгә күренерлек эшләр дә башкарылган. Узган елда, мәсәлән, проект чикләрендә, Мата авылында чишмәләр төзекләндерелсә, агымдагы елда шушы проект буенча бүленгән һәм җыелган акчалар авыл урамнарындагы электр линияләренә зарар китергән биек агач кәүсәләрен кисү эшенә юнәлтелгән.

Партия әгъзаларының түләгән взнос акчалары үзләренә әйләнеп кайтуы турында да әйтте әңгәмә барышында Эльвира Галихан кызы. Узган елда ул акчалар төрле чаралар үткәрүгә тотынылган.

Авыл тоткасы булырлык яшь, энергиясе ташып торган Эльвира Солтанова кебек лиделар бар авылларыбызда!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.