АТА-АНАЛАР СОРАВЫ БУЕНЧА ТУКТАЛЫШЛАР ТӨЗЕЛДЕ

25 Сентябрь, 2017 - 17:11

Күптән түгел „Бердәм Русия” партиясенең „Реаль эшләр” проекты чикләрендә Тибел һәм Күзәй авыллары юл чатларында тукталыш-павильонннар төзелде.

„Бу турыда үтенеч белән гомум җыелышларда ата-аналар мөрәҗәгать итте. Тукталышлар, беренче чиратта, мәктәпкә барырга чыгып, автобус көткән балаларга кирәк”, — ди Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов.

Ата-аналарның үтенече буенча авыл советы җыелышында депутатлар карар кабул итә.

Тукталышларның кирәклеген тормыш үзе „аңлата”: мәктәпкә бару өчен автобус көткән балалар узган елларда „Реаль эшләр” программасы финанславы белән төзекләндерелгән коеларның түбәсе астында җил-яңгырдан ышыклана. „Яңа түбәгә” — профнастил материал белән эшләнгән тукталыш-павильонга шатланып „хуҗа булды” укучылар.

Шәвъяды авыл биләмәсендә быел юлларны төзекләндерү эшләре дә дәвам итте. „Ремстройсервис” җәмгыяте Тибел авылында Үзәк урамының 1 километр, Күзәй авылында Үзәк һәм Урман урамнарының 850 метр юлларына ком-таш түшәү эшләрен башкарды.

Халык тарафыннан сайланган проект узган елда урындагы башлангычларны яклау программасының конкурс шартлары буенча үтеп, быел Шәвъяды авылы зираты төзекләндерелде. Аның территориясе 520 метр киртә белән уратып алынды. Бу эш 200 мең сум күләмендә — республика, 60 мең сум күләмендә авыл биләмәсе бюджетларыннан финансланды, 40 мең сум акча белән үз башлангычын халык хуплады. Профнастил материалдан киртә тоту эшләрен Алмаз Мөхәмәдиев җитәкчелендә осталар бригадасы башкарган.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.