Таныш булыгыз: Түбән Кансөяр авылы старостасы Җәмил Вәлиев

25 Сентябрь, 2017 - 11:44

Авылда яшәүчеләр кемне, әйдәгән эшләренә кушылырга ризалык белдереп, староста итеп сайлый? Бүгенге авылның старостасы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Түбән Кансөяр авылы старостасы Җәмил Вәлиев белән аралашкач, әлеге сорауларга төгәл җавапны табарга була.

„Техникасы, станоклары бар, эретеп ябыштыру һөнәренә ия, актив һәм уңган, бар эшкә дә оста, алтын куллы кеше ул. Үз куллары һәм фантазиясе белән корган мотоблок, арбалы мотоцикл, тракторы гына да ни тора! Авылдашларының да йомышы еш төшә староста йортына. Берсенең дә үтенечен кире какмый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Менә шундый ачык күңелле кеше ул!” — ди аның турында Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.

Җәмил Зәки улы староста „йөген” һич авырсынмый өч ел тарта. Оештырылган, башкарылган эшләр байтак...

Бу турыда мәкаләне гәзитебезнең алдагы саннарында укырсыз.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
фотолары.