БӘЙРӘМГӘ ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ... ФАҖИГӘ

25 Сентябрь, 2017 - 11:41

Районда яшәүчеләрне тетрәндергән юл-транспорт фаҗигасе буенча Балтач районара суды 21 яшьлек уфалыга карата хөкем чыгарды.

Ир-егет РФ Җинаятьләр кодексының 264нче статьясы өченче өлешендә каралган җинаятьне кылуда (автомобиль белән идарә итүче кеше тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм моның ялгышлык белән кеше үлеменә китерүе) гаепле дип танылды.

Агымдагы елның июль уртасында Бигелде авылында „Шәҗәрә” бәйрәме үтәргә тиеш була. Бәйрәмгә әзерлек барышында ир-егет туганнары белән Иске Балтач авылына бара.

Төнлә кайтканда автомобиль белән идарә итүне югалта һәм юл читенә төшә.

Юл-транспорт фаҗигасендә аңа туган тиешле 32 яшьлек хатын — өч яшь бала әнисе һәлак була.

Ир-егет үзенең гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа ике ел шартлы сынау вакыты белән ике елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде. Ул шулай ук ике ел дәвамында бөтен төр транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек хокукыннан мәхрүм.

Радмир ХӘБИРОВ,
район прокуроры вазифаларын үтәүче,
юстиция кече советнигы.