Янтимернең бердәнбер сугыш ветераны

22 Сентябрь, 2017 - 16:57

Балтач районыннан Бөек Ватан сугышында 10700 кеше катнаша. Шуларның 6068 яу яланнарында ятып кала. Әлеге көндә районда 22 ветеран гомер кичерә. Бу сугышка Янтимер авылыннан 74 кеше юллана. Шуларның нибары 27сенә туган авылына кайту насыйп була. Бүген биредә бердәнбер ветеран Ахмадиша Ахмадиев гомер кичерә.

Ахмадиша Ахмадиевич 1926нчы елның 14 маенда Янтимер авылында дөньяга килә. 1943нче елда, 17 яшенда фронтка алына.
III Белоруссия фронтындагы 37нче укчылар полкында хезмәт итә. 1945нче елның 3 маенда каты яралана.

Рядовой Ахмадиша Ахмадиев Бөек Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршылый. Сугыш һәм хезмәт ветераны яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен III дәрәҗә Ватан сугышы, Дан орденнары, „Георгий Жуков”, „Сугышчан батырлыклары” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Ахмадиша Ахмадиев тугызынчы дистәне ваклый. Утны-суны кичкән ветеран кызы Маруся тәрбиясендә көн күрә.