„Бүгенге тормыш оҗмахка тиң!”

22 Сентябрь, 2017 - 14:45

Кырык сигез елдан артык гомерен гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Мөбәрәкҗан Шәрифхан улы белән утыз ел дәвамында фельдшер булып эшләгән Луиза Габделбай кызы Насертдиновлар Балтач районының Мата авылында гомер кичерә. Күптән түгел, август аенда парлы тормыш коруларына 55 ел тулган аларның.

—1959 елда Аскын районындагы тракторчылар әзерли торган курсларны тәмамлап кайтып колхоздагы НАТИ тракторына утырган идем. техника руле артында үтте. Соңгы эшләгән техникам „Колос” комбайны булды. Урдым да, суктым да, — ди Мөбәрәкҗан Шәрифхан улы тоормыш юлы белән таныштырып.

—Бик авыр чорда эшләргә туры килде безнең буын кешеләренә, — дип сүзне дәвам итте Луиза Габделбай кызы. — Минем фельдшерлык участогына дүрт авыл (Явъязы, Мата, Яңа Штәнде, Сандугач) керә иде. Ат җигеп авылларга йөрибез, Балтачка барабыз. Елына 43әр бала туа. Вакытында прививкалар эшләргә кирәк... Безнең дәвер белән чагыштырганда, бүгенге, техника алга киткән замандагы тормыш оҗмахка тиң!

Сынатмаган Насертдиновлар. Икесе дә хезмәт ветераны. Җитеш, матур тормышта яшиләр. Биш балаларының һәркайсы гаиләле, һөнәрле, эшле.

—Төрле чак булды гомер иткәндә. Ике улыбызны сабый чакларында югалтып бала кайгысы ачысын да татыдык... Гел шатлыктан гына тормый бу тормыш. Ни хәл итәсең? Исән балалар хакына кайгыларны җиңеп яшәргә тырыштык...—ди көчле рух берләштергән Насертдиновлар.

Акыл һәм сабырлык белән бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән пар бүген дин юлында. Мөбәрәкҗан абый соңгы биш елда Штәнде авылы мәчетендә имам эшен алып бара. Үзаллы дин сабакларын үзләштергән һәм Уфадагы „Галия” мәдрәсәсендә белемен камилләштереп кайткан. Бәбиләргә исем кушу, яшь парларга никах уку, намаз укуларны оештыру, җеназа намазларын тәртибе буенча башкару, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрү һәм башка күп җаваплы эшләр аның оештыруында һәм башлап йөрүендә үтә. Авыл халкы үзенә ышаныч белән карый, хөрмәт итә.

—Күрше Аскын, Караидел районнары авылларына барырга да өлгерә ул. Шушы көннәрдә генә ерак юл үтеп җеназа намазында катнашып кайтты, — ди тормыш иптәше Луиза апа.

—Чакырган җиргә барырга, кулымнан килгәнне башкарырга тырышам,— дип өстәде гаилә башлыгы.

Насертдиновлардай тигез озын гомер юлын сирәкләр генә үтә аладыр. Юлларында очраган кыенлык һәм каршылыкларны җиңеп, бер-берсенә гомер буе хөрмәт белән карап, тугры булып мәхәббәтләрен саклап калалар. Аларның иң зур бәхете дүрт кызлары һәм бер уллары, оныклары һәм оныкчыклары.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.