МАР.СӘЛИМ „БИТЛЕКЛӘРНЕ АЧА”...

21 Сентябрь, 2017 - 09:30

Сатирик Марсель Сәлимов белән очрашу районның үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 19нчы сентябрь көнне район мәдәният сараеның ЗАГС залында оештырылды. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

РФ һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Журналистлар берлеге, БР Хөкүмәтенең Ш.Ходайбердин исемендәге, С.Михалков, Н.Гоголь исемендәге халыкара премияләр иясе, „Алеко” халыкара конкурсы лауреаты, сатирик Марсель Сәлимов белән очрашу районның үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 19нчы сентябрь көнне район мәдәният сараеның ЗАГС залында оештырылды.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

„Бөтен начарлыкка мин оппозициядә” — дип билгели танылган сатирик үзенең җәмгыятьтә тоткан урынын.

Бурларга, дәүләт милкен үзләштерүчеләргә, гомумән, җәмгыятьтәге кире күренешләргә, халык тормышына тирән йогынты ясаган вакыйгаларга, аеруча, Марсель Шәйнур улы сүзләре белән әйткәндә, „соңгы елларда ешайган „тизация”ләргә үз карашын белдереп сатирик әсәрләрен „каләм очыннан төшереп кенә торган” шәхеснең чыгышы бу юлы да көлке һәм төртмә сүзләргә, җитешсезлекләрне фаш итүгә бай булды.

„Битлекләрне ачу” остасы иң элек үзенең чын йөзен „ачты”. Язучының псевдонимы —Мар.Сәлим — нәрсә аңлата? Сәлим — сәлам, сәламәт, Мар. — тар-мар итү сүзләреннән алынган икән. Мар.Сәлим — сәламәт тар-мар итү, ягъни җәмгыятебезнең җитешсез якларын сәламәт — позитив максатта, яхшы якка үзгәрешләр булсын өчен фаш итү. Сайлаган псевдонимына салган мәгънәгә сатирик гомере буена тугры калды. Моның дәлиле — Марсель Сәлимовның дистәләгән еллар республиканың „Һәнәк” журналында эшләп, кулын негатив хәлләрне күрсәтү „пультында” тотуы һәм республика гына түгел, Русия һәм чит илләрдә популярлык яулаган дистәлән китаплары.

Борай районында туып-үскән Марсель Сәлимов балачагыннан ук кыска шигырьләр белән күзенә чалынган начар күренешләргә „ут ача”. 8 яшендә күңелендә туган дүртьюллыкны укыды ул Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9 „а” сыйныфы укучылары биргән сорауга җавап итеп. Сатирик очрашу дәвамында укучылар, туган тел укытучылары, һәвәскәр шагыйрь һәм язучылар, китапханәчеләр белән төрле темаларга аралашты. Язучы укучылары белән төрле конкурсларда яулаган җиңү тәэссоратлары белән уртаклашты, соңгы елларда басылган китаплары белән таныштырды, юморескаларын укыды.

Чарада һәвәскәр шагыйрьләр Фируза һәм Хатиб Сираевлар, Мөкатдис Сәмиев, Нәфис Хәмәтнуров, Гөлфирә Җиһангировалар чыгыш ясады, сатирикның иҗатына үз мөнәсәбәтен белдерде.

Әңгәмәдә ихлас катнашкан Илгиз Әхвәс улы чараны йомгаклап, мондый җылы аралашу, сөйләшүләрнең халыкка бүгенге көндә кирәклеген һәм язучылар белән очрашуларны киләчәктә зуррак аудиторияләрдә оештыру мөһимлеген ассызыклады.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.