Мактаулы солдат булуга ни җитә?

20 Сентябрь, 2017 - 15:41

Рөстәм Әхмәтсафиев — Нефтекама шәһәре егете. Зур әнисе Сәйтәк авылында яши, шунлыктан ул Балтачны үз итә. Егет шәһәр мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Иске Балтач авылында Башкорт төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштерә. Быел яз Рөстәм Рәфит улы хәрби хезмәткә чакырыла, кыска гына вакыт эчендә Рөстәмнең әнисе Фәнәзия Зәки кызы исеменә Рәхмәт хаты килеп төште. Аның эчтәлеген гәзит укучыларыбызга да җиткерәбез.

„Cезгә улыгыз хезмәт иткән подразделениенең командиры мөрәҗәгать итә. Сезнең улыгыз Милли гвардия гаскәрләренең элиталы полкларының берсендә хезмәт итә,хәрбиләр җәмәгать тәртибен саклауда, илдәге хәвефсезлекне тәэмин итүдә, Мәскәү гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда үз өлешен кертә.

Рөстәмнең хәрби ант кабул итүенә күп вакыт үтмәде. Кыска гына вакыт эчендә хәрби тормышның барлык нечкәлекләрен үзләштерде. Хәрби осталыгын камилләштерә, үз өстендә эшли. Хәрби әзерлек буенча нормативлар тапшырганда яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Спорт белән шөгыльләнә. Иптәшлере белән уртак тел тапты. Барлык эшләрдә дә үзен тырыш кеше буларак күрсәтте.
Югары командование һәм шәхсән үземнән улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лаеклы ил сакчысы үстерүегез белән горурлана аласыз. Киләчәктә дә хәрби хезмәткә карашын үзгәртмәсен иде.
Батальон командиры Автандил ЛОБЖАНИДЗЕ”.

Рөстәм Әхмәтсафиев Нефтекама шәһәренең укчылар клубы тәрбияләнүчесе. Мәргәнлектә осталыгы электән бар. Моңардан тыш Рөстәм Әхматсафиев хоккей, футбол кебек спорт төрләрен үз итә. Сәйтәк авылының өлкәннәр хоккей командасы составында ярышларда да катнаша. Рөстәм Әхмәтсафиев туганнарына , дусларына ярдәмчел.

Якташыбыз Рөстәм Әхмәтсафиевның киләчәктә да бар яклап та үрнәкле һәм мактаулы булуын телибез.
Рифина НИГАМӘЕВА.