Җир участогын үз иркең белән файдалану нәрсәгә китерергә мөмкин?

20 Сентябрь, 2017 - 11:34

Башкортстан Республикасының Балтач районара суды А. шикаяте буенча карар чыгарды.

Башкортстанның җирләрне саклау һәм куллану буенча Балтач һәм Борай районнары баш дәүләт инспекторы урынбасары карары нигезендә А. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 статьясы буенча административ җәзага (биш мең сум күләмендә штрафка) тарттырылды.

А. бу карарны шикаять итеп судка мөрәҗәгать итте.

Үзенең гаризасында А. абзар төзелеше өчен кулланылган җир территориясен законлы рәвештә файдаланганлыгы турында хәбәр итте һәм үзенә карата ачылган производство эшен туктату, өстәмә тикшерү үткәрү турында сорады.

Зыян күргән А., суд утырышы барышында Ш. тарафыннан законсыз рәвештә кулланылган җир участогының мәйданы һәм рәсми документлар буенча туры килмәвен исбатлады.

Нәтиҗәдә, БРның җирләрне саклау һәм куллану буенча Балтач һәм Борай районнары баш дәүләт инспекторы Х. тикшерү барышында А.ның законлы рәвештә Ш.га тәгаенләнгән җир участогы өлешеннән файдалануын ачыклады.

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 24.1 статьясына ярашлы, административ хокук бозулар буенча билгеләнгән эшләр тулысынча закон кысаларында тикшереп каралырга тиеш, ә законлылыкны тәэмин итү бу очракта да иң мөһиме.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 статьясына ярашлы, үз иркең белән чит кешенең җир участогына хуҗа булу һәм җирдән хокуксыз файдаланган өчен физик һәм юридик, вазифалы шәхесләр административ җаваплылык тоталар.

Балтач районара суды карары буенча, гражданин А.ның законсыз рәвештә зур мәйдандагы җир участогыннан файдалануы һәм биредә абзар төзелеше эшләрен башкару факты ачыкланды.

Гаепләнүче А. шикаяте судья тарафыннан административ җаваплылыктан баш тарту буларак билгеләнде.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 статьясы нигезендә А. 5000 сум күләмендә штрафка тарттырылды.
***
P.S. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.1 статьясына ярашлы, законсыз рәвештә җир участогы, яисә җир участогы өлешеннән файдаланган шәхес түбәндәге очракларда административ штрафка тарттырыла:

-җир участогының кадастр бәясе билгеләнгән булса, гражданнарга бу очракта җир участогының кадастр бәясеннән 1—1,5 процент күләмендә (5000 сум);

-вазифалы шәхесләргә — җир участогының кадастр бәясеннән 1,5—2 процент күләмендә (20 000 сум);

-юридик шәхесләргә — җир участогының кадастр бәясеннән 2—3 процент күләмендә (100 000 сум);

Әгәр дә җир участогының кадастр бәясе билгеләнмәгән булса:

-гражданнарга —5—10 мең сум;

-вазифалы шәхесләргә —20—50 мең сум;

-юридик шәхесләргә 100—200 мең сумга кадәр штраф салына.

Флорида СӘЛӘХОВА, судья ярдәмчесе.