Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар ташлама ала

20 Сентябрь, 2017 - 11:01

Электрон дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге мөмкинлекләр бар:
хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б.лар) өчен түләргә, электрон чиратларга ( дәүләт һәм муниципалитет учреждениеләре белгечләренә, балалар бакчасына, табибка) язылырга була.

Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең дәүләт хезмәтләре халыкка нинди уңайлыклар бирә? Дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталын кулланып вакыт һәм акчагызны экономияли аласыз. Водитель буларак, штрафларыгызны да дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерә һәм онлайн түләү тиз дә, уңайлы да. Быелгы елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтләренә дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама бирелә. Әмма Дәүләт автоинспекциясенә гариза белән шәхсән үзегез мөрәҗәгать итсәгез, тапшлама булмый. Транспорт средстволарын теркәү, имтихан тапшыруны да Дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы аша эшләп була. Дәүләт хезмәтләренә дәүләт пошлинасын түләүгә ташлама бирелсен өчен нишләргә?

Беренчедән, гаризагызны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирегез.

Икенчедән, гаризагыз буенча ведомство шәхси кабинетыгызда дәүләт пошлинасын түләүгә исәпкә куйганын көтегез һәм түләүгә күчегез.

Өченчедән, дәүләт пошлинасын түләү алымын сайлагыз (банк картасы, электрон кошелёк, кәрәзле телефон аша һ.б.).

Шушы барлык шартлар да үтәлсә, пошлинаны түләгәндә ташлама бирелә.

Кабатлап үтик: монда штрафлар турында мәгълүмат табарга, төрле белешмәләр алырга, водитель таныклыгы алырга һәм алыштырып алырга, шулай ук транспорт средствосын һәм аларга тагылмаларны теркәү һәм башка хезмәтләрне тиз дә, уңайлы да, арзан да бәягә эшләтергә була.

Моның өчен, әлбәттә, иң элек Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү үтәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясенең сайтыннан таба аласыз:

http://www.gibdd.ru/r/02/news/3506458/

Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.