Күрше Аскын районыннан килгән кул эшләре осталары Хөснитдиновлар

18 Сентябрь, 2017 - 15:05

Районда үткән ярминкәләрдә, базар көннәрендә Иске Балтач авылының үзәк мәйданында, сәүдәгәрләр рәтендә алтын куллар җитештергән, күңел җылысы салынган әйберләр белән сәүдә итүче парларга игътибар итүчеләр булгандыр. Аскын районының Аскын авылыннан килгән өлкән яшьтәге ирле-хатынлы Фәридә һәм Гайнетдин Хөснитдиновлар алар.

Нәрсә генә җитештерми Хөснитдиновлар?! Бизәкләп бөгелгән көянтә, кухня такталары, уклау, орчык, тукмак, балта саплары, төрле сувенирлар, бизәлгән чиләкләр... Уңайлы, матур кирәк-яракларны эшләү өчен зур осталык кирәк бит!? Тәү күрешүдә аларны хезмәт дәресе укытучыларыдыр, дип уйлаган идем. Соравыма елмаеп җавапладылар һәм үзләре белән таныштырдылар.

Гайнетдин абый 30 ел гомерен шахтер эшенә багышлаган. Кузбасс шахтасында ташкүмер чыгарган.

Фәридә Сәхип кызы медицина хезмәткәре булып эшләп хаклы ялга чыккан.

—Озак еллар читтә яшәдек, хаклы ялга туктагач туган төбәгебез Аскынга кайтып төпләндек. Күңел өчен шөгыль табып кирәк-яраклар эшли башладык. Материалларны Аскын урман хуҗалыгыннан сатып алабыз...

Фәридә ханым киез сугу белән дә мавыга. Картиналар эшли. Чиләкләргә бизәк төшерүче дә ул.

—Күпчелек иҗат җимешләребезне якыннарыбызга, танышларыбызга бүләк итәбез. Сораучыларга сатып та җибәрәбез. Кемнедер сөендерүдән күңелебез була, — ди Хөснитдиновлар.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.