Олы йөрәкле укытучы

18 Сентябрь, 2017 - 14:57

Кыңгыраулы мәктәп еллары — кеше гомеренең иң матур мизгеле. Ул вакытларны искә алганда укытучыларым, сыйныфташларым, мавыктыргыч дәресләр искә төшә.

Мин район үзәгенең 1нче урта мәктәбен тәмамладым. Биредә төпле белемле мөгаллимнәр көч сала. Коллектив сайлаган һөнәрләренә гомерләре буена тугры булган укытучылардан тупланган. Биология укытучысы Ризида Йосыпова талантлы укытучыларның берсе. Ул 35 ел дәвамында балаларга белем бирә. Мине Ризида Әнвәр кызы 8 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр укытты. Аның дәресләре бер тында үтә иде. Ул укучыларны кызыксындыра, авыр темаларны балалар аңласын өчен тырышлык сала. Бу уңайдан ул төрле җиһазлар, күрсәтмә әсбаплар куллана.

Ризида Йосыпованың мавыктыргыч дәресләрен һәр бала көтеп ала. Мин дә яратып үзләштердем ул фәнне. Булачак һөнәремнең турыдан-туры биология фәне белән бәйле булуы очраклы түгел.

Югару уку йортында белем алсам да әле дә аның киңәшләренә колак салам. Ярдәм сорап килгәндә ул беркайчан да борып чыгармый. Тәҗрибәле укытучы үзе белгәннәре белән теләп уртаклаша.Ризида Йосыпованы укучылар, хезмәттәшләре, ата-аналар хөрмәт итә.

Олы йөрәкле, тирән белемле мөгаллим икәнлеген ул дистә еллар дәвамында исбат иткән.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.