Фотосурәтләрдә — район тарихы

18 Сентябрь, 2017 - 10:38

Бу фотоны безгә төркемдәшебез, Иске Янбай авылындагы заманча китапханә мөдире Рәзинә Ханова җибәрде.

Фотосурәттә районыбызның совет чорында дан тоткан элекке Тельман исемендәге колхозының Нурлыгаян Такаев рәислек иткән дәверендәге бер мизгеле мәңгеләштерелгән.

Көндәшле җәйләвендә савым вакыты. Савучы Фәрия Абдуллина. 1960 еллар...

(Фотосы гаилә архивыннан).