Иске Балтач авылының 8 Март урамына яңа асфальт түшәлде!

18 Сентябрь, 2017 - 09:55

Район үзәге Иске Балтач авылының 8 Март урамында электән салынган асфальт бозылып, транспорт чараларына үтеп йөрү авырлашкан иде. Узган атнада районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре бу участокта ремонт эшләре башкарды.

Биш йөз унике метр озынлыктагы урамны идарәнгең юл мастеры
Ридаль Хафизов җитәкчелегендәге асфальт бригадасы эшчәннәре ремонтлады. Баш инженер Рамил Гыйльмияров белдерүенчә, бригада ял көнендә дә эшләде.

—Юл эшчеләре Рамил Гыйбадуллин, Флүр Ямалтдинов, Илдус Шәйнуров, Вадим Әхтариев үз эшләренә җаваплы карады. Асфальт салу техникасы машинисты Данис Камалов та үз эшенең асылын аңлаган һөнәр иясе. Тагылма катокларда Илнур Рамазанов, Эльвир Суфияров асфальтны тыгызлап тордылар. Ә асфальт ташуда КамАЗ автомашиналары водительләре Роберт Хәсәнов, Ринат Вәлиев, Айрат Шәихов, Нил Карамов өзеклеккә юл куймады, — ди Рамил Исламетдин улы.

Юлчылар эшләгән дүрт көн эчендә урам танымаслык хәлгә килде. Сыйфатлы урам юлы озак еллар һәм хәвеф-хәтәрсез хезмәт итсен!

Юлчыларга эш фронты зур. Алдагы көннәргә планнары белән кызыксынгач, Рамил Гыйльмияров чиратта район үзәгенең Комминистик, Якутов һәм Көньяк урамнарына асфальт түшәячәкләрен әйтте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.