Башкортстанда дәүләт телләрен саклау буенча республика Башлыгы грантлары булдырылды

15 Сентябрь, 2017 - 11:03

Төбәктә Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклап калуга, пропагандалауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен республика Башлыгы грантлары булдырылды. Грантларны ел саен тапшыру каралган. Рөстәм Хәмитов шул хактагы Указга кул куйды.

Документ республика биләмәсендә яшәгән халыкларның туган телен саклап калуга, Башкортстанның дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Ул башкорт телен һәм республика халылары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген тәэьмин итәргә, шушы өлкәдә кадрлар һәм методик куәтне үстерү өчен шартларны камилләштерү мөмкинлеге бирә.

Указ Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае тәкъдимнәрен карау нәтиҗәсе булды.

Чыганак: “Башинформ” мәғлүмәт агентлығы.