Ачык йөз, хәрәкәт, көр күңел— озын гомер нигезе

14 Сентябрь, 2017 - 16:40

„Ачлыкны үткәргән, үлән ашап үскән балалар без,” —дип елмаеп каршы алды ул безне. Күпме генә авырлыклар кичерсә дә дөньяны яратуы, күңел көрлеге, җор теллелеге белән әсир итте Югары Карыш авылында яшәүче Җәннәтеләсма Нургалиева. Дөньяны яратып, кешеләр белән аралашудан ямь табып, бер минут та тик тормый ул.

Җәннәтеләсма Хәмзә кызы 1922 елның 12 сентябрендә Көндәшле авылында дөньяга килә. Ул шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләде. Алты балалы ишле гаиләдә үскән ул. Бүгенге көндә Бөре шәһәрендә яшәүче сеңелесе генә исән. „Әтәйле бала булдык, аның тырышлыгы аркасында ачка үлмәдек, сыерыбыз да булды. Барысын да баштан үткәрдек, Ходай ташламады,” —ди ул. Авыр елларда нибары 4 сыйныф белем алырга форсат тисә дә, мәктәп елларында ятлаган шигырьләрен әле дә чатнанып сөйли. Укуның, белемнең никадар кадерен белгән ул. Бары тик заманның ачы җилләре моңа киртә куйган. Укый, яза белә. Әле дә ил, район хәбәрләре белән кызыксына, яңалыкларны карап бара, „Балтач таңнары”н күзлексез укый.

Репрессия чорындагы хатирәләр күңеленә нык сеңеп калган. „Инәйләр урак ура. Без, балалар, тәрәзәдән карап торабыз, күршебезнең атларын, сыерларын, җилгәргеч машиналарын алып киттеләр. Үзләрен дә алып киткәндә: „Без кайтырбыз”—, дигән сүзләре әле булса хәтеремдә. Арытабан алардан тартып алынган әйберләрне кем күбрәк акча бирә, дип сатып йөрүләре күз алдымда, —ди ул. Колхозлаштыру чорлары, динсезлек вакытларын да барлады.

„Әтиләр ураза тотарга дип иртәнге намазга торганда ут кабызмыйлар.Тимер мич өстендәге кичтән калган җылымса ашны ашыйлар.Берәрсе сизеп калса, китереп торып тәрәзәгә сугалар иде. Бернигә карамастан, әти-әнием уразаны тотты. Бервакыт өй саен кереп Коръән китапларын җыеп алдылар. Без изге китапны яшереп саклап кала алдык. Динсезлек чигендә мәчет манараларына кадәр кисә башладылар. Безнең авылның изге йорт манарасын кисеп төшергән кешеләр интегеп үлделәр”—ди Җәннәтеләсма Хәмзә кызы.
Әтисе, 1915 елгы абыйсы Беренче Бөтендөнья сугышында катнашалар. Абыйсы каты яралана, әтисе контузия ала, инвалид булып кайта.

Җәннәтеләсма Хәмзә кызы 5 ел Свердловск тарафларында торф чыгара. Чит тарафларга килеп җитү белән паспортларын тартып алалар. Җирдән торфны кисеп алып, кирпеч сыман өяләр, киптерәләр. Арытабан вагоннарга тезеп, озаталар.
—Мордва кызлары шулкадәр көчле, мин шуларның берсе белән дуслашып алдым. Һәвакыт бергә булдык. Ял көннәрендә савытларыбызны тотып җиләк җыярга китәбез. Аннан шул җиләкне ашнакчыларга биреп, үзебезгә ашарга алабыз. Бер котёл җиләккә — бер котёл аш бирәләр. Безгә көненә 400 грамм икмәк бирәләр, туймыйбыз. Уңганлыгыбыз белән монда да ачыкмадык. Бервакыт бөтен кызлар бетләде. Йоклаганда алар битләреннән йөриләр, җилкәләренә керәләр. Без генә дус кызым Ира белән алардан котылып калдык. Бер-беребезнең чәчен тарап, чәч араларын тикшереп кенә тора идек, —ди ул.
Торфыдан кайту белән Караиделгә урман кисәргә юллана. Кеше өстендә тора.
Арытабангы язмышы аның Югары Карыш авылы белән бәйле. Шул авылның егете Гәбдрахман Туктамыш улына тормышка чыга. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере колхоз эшендә үтә. 1952 елда туган Зөбәрҗәт исемле кызын күтәреп уракка йөргән чаклары хакында да бәян итте. „Урактан кайтканда каравылчы эшчеләрне басу капкасыннан капшап чыгара торган иде. Бер уч ашлык алып кайтсаң да харап булырга мөмкинсең. Бер уч ашлык өчен төрмәгә озаталар иде. Бүген хөррияттә яшибез, бар нәрсәбез дә бар, шөкер генә итик. Ил башлыгы Владимир Путинга рәхмәтләр укыйм, — ди йөзъяшәр.

Тормыш иптәше вафат булуына дә күп еллар узган.Бала югалту кайгыларын да кичергән ул. Җәннәтеләсма әби озак еллар район үзәгендә яшәүче улы Фәүкатъ, килене Рима тәрбиясендә яши. „Әнинең беркайчан да тик торганын белмибез, Ул һәрвакыт хәрәкәттә,”— ди балалары.
Әлеге көндә Җәннәтеләсма әби Югары карыш авылында кызы Зөбәрҗәт белән яши. Барлык күршеләре якын итә үзен. Гөлчәчәк Зәйнурова һәр пешкән ризыгыннан авыз иттерә. Күршеләре Рузалия Ишматова, Рәвия Исәнбаева, фельдшер Гөлшат Такиуллина, Халидә Галиханова Җәннәтеләсма әбинең хәле начарланып китсә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр.
—Безнең өйнең директоры ул. Һәр иртә белән эшләрне билгеләп куя. Үзе дә бер минут тик тормый. Чебешләрне ашата, малларны карарга ярдәмләшә. Бакчада бер чүп тә тотмый. Безгә генә түгел, күршеләргә дә күз-колак булып тора. Без аны түгел, ул безне карый әле, —дип көләләр балалары.

Җәннәтеләсма әби балачакта ятлаган шигырьләрне әле дә онытмаган. Ул үзе дә шигырьләр яза, ул иҗат иткән шигырь өзеген гәзит укучыларыбызга да җиткерәсе килә.
Тәрәз төпләрем исле гөл,
Сулар сипче, корытма.
Тәрәзәңә кошлар килеп
Син аларны куркытма.
Кошлар булып без килербез
Син аларны куркытма...

Җәннәтеләсма әбинең озак яшәүнең сере гади: үч тота белми, бер минут тик тормый, кешеләргә һәрвакыт изгелек итәргә тырышы. Киң күңелле , ачык чырайлы әби ул.

„Балага исем кушканда игътибарлы булырга кирәк. Исемем икәү булганга озын гомерлемен, —ди күпне күргән, күпне кичергән әби.
Рифина НИГАМӘЕВА.