Район басуларында урып-җыю дәвам итә

14 Сентябрь, 2017 - 16:32

Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы ел уңышын җыюда алдынгылыкны тоткан игенчеләр бар. Ашлык суктырып алуда “Нью-Холланд” комбайнында “Үзәк” МТСы операторы Роберт Шәрипов лидер. Ул 8260 центнер иген суктырып алган.

“Правда” җәмгыятеннән ЖВП-6 ургычында Зәбир Хәйруллинга тиңләшүче юк. Ул барлыгы 644 гектар мәйдандагы игеннәрне тезмәләргә салган.

Ашлык ташуда “Дильмиев шәхси предприятиесе” водителе Әнис Ханов үзе хезмәтләндергән КамАЗ автомашинасында 9137 центнер иген ташыган.

Туңга сөрүдә правдалы Наил Хәмәтнуров алдынгы урында. Ул бүгенге көнгә 650 гектар мәйдан җирләрне туңга сөргән.