Октябрьдән республикада интернет аша табибка язылу кагыйдәләре үзгәрә

14 Сентябрь, 2017 - 16:09

Агымдагы елның 1 октябреннән электрон регистратураның сайты аша табибка язылыр алдынан пациентларга Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Бу хакта Башкортстан Саулык саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башкортстанның doctor.bashkortostan.ru Бердәм медицина порталында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган исәп язмасы булганнар гына белгечкә языла ала. Аны gosuslugi.ru сайтында алырга мөмкин. Иске мәгълүматлар астында авторизация үтеп булмый», — дип аңлатма бирәләр ведомствода.

Яңа исәп язмасы ярдәмендә интернет аша табибка язылырга, шулай ук үзеңнең электрон медицина картасына рөхсәт алырга мөмкин.
Башкортстан Саулык саклау министрлыгының Бәйләнеш үзәге телефоны буенча (09-383), поликлиника регистратурасында, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы һәм мәгълүмат киосклары аша язылу дәвам итә.

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында гражданнарны теркәү, исәп язмаларын раслау һәм аларны тергезү өчен Башкортстанда 458 Хезмәтләндерү үзәге булдырылган. Алар күпфункцияле үзәк филиалларында, шәһәр һәм район хакимиятләрендә, шулай ук башка оешмаларда эшли.

Чыганак: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.