ЭКСТРЕМИСТИК ИДЕОЛОГИЯЛӘРГӘ КАРШЫ ТОРЫЙК

14 Сентябрь, 2017 - 15:45

Экстремистик оешмаларның төрләре бихисап: милләтчелек, дини һәм башка идеологияләргә нигезләнеп, куркыныч эшчәнлек алып баруларын дәвам итә алар. Дөньяның төрле почмакларында террористик актлар әледән-әле булып тора, күпме кеше гомерләрен кыя. Экстремистик оешма эшчәнлегенең төп максаты да — террористик акт. Һәм ул бүгенге җәмгыятькә янаган иң зур куркынычларның берсе.

Экстремизмга каршы тору иң элек кисәтү эшеннән башлана. Балалар, яшьләр вакытларының күп өлешен Интернет челтәрендә үткәрә. Экстремистик төркемнәрнең куркыныч пропаганда алып баручы сайтлары дәүләт тарафыннан тыелган. Махсус органнар аларга керүне күзәтә, контрольдә тота. Әмма гражданнар да экстремизм белән кызыксынучыларга карата уяу булырга тиеш. Бу эш турыдан-туры җәмгыятебез хәвефсезлегенә бәйле.

Хөрмәтле гражданнар! Район территориясендә экстремистик төркемнәргә керергә әйдәү, террористик акт әзерләү очраклары турында белсәгез, РФ Эчке эшләр министрлыгы Балтач районы буенча бүлекчәсенә яки рәсемдә күрсәтелгән электрон адреска, кыска 128 телефон номеры буенча Эчке эшләр минитсрлыгына хәбәр итүегез сорала.

Илдус НӘРТДИНОВ,
җинаятьчеләр эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные.