НАРКОТИКНЫ КЕШЕГӘ САТУ ГЫНА ТҮГЕЛ, БИРҮ ДӘ — ҖИНАЯТЬ

14 Сентябрь, 2017 - 15:43

Нәкъ шундый җинаять агымдагы елда район территориясендә теркәлде. Балигъ булмаган Ш.А.-га „дусларча” 4 грамм марихуана биргән егет бүгенге көндә холык төзәтү колониясендә. 25 яшьлек Н.Р. ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

2016 елның 13 декабрендә 22.00 сәгатьтә Иске Балтач — Көндәшле юлының 22нче километрында, ягъни Иске Янбай авылы янында була бу хәл.

Автомобиль салонында утырганда Н.Р. балигъ булмаган Ш.А-га наркотик бирә. Каннабис (марихуана) „Русия Федерациясе законнары һәм халыкара килешүләре белән Русиядә әйләнеше тыелган наркотик һәм психотроп матдәләр исемелеге”нә кертелгән. 25 яшьлек егет бу турыда һәм наркотик тарату җәмгыять өчен куркыныч һәм законга каршы эш икәнен, әлбәттә, белә.

Икенче көнне РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсендә, 14нче кабинетта Ш.А.-дан 4 грамм каннабис алына.

Бу кичтә бергәләп сыра эчәргә Н.Р.-ны дусты И.А. чакыра. Иске Балтачтан бергә укыган төркемдәшләре килүе турында әйтә. Н.Р. электән дә ара-тирә наркотик матдә (киндераш) кулланган була. Бу кичтә дә куллану өчен әзерләнгән киндерашны, дымланмасын һәм вакланмасын өчен цилиндр формасында пластик савытка салып, ул үзе белән алып чыга. Дусты И.А. белән автомобиль салонында: руле артында һәм арткы урындыгында утырган ике егетне ул танымый. Йөзләренә карап икесенә дә 18 — 20 яшь чамасы дип уйлый. Сыра эчкәннән соң егетләр Н.А.-дан сорап алып „травка” тарталар. Бу кичтә егетләрнең „маҗаралары” күп була: „Замок” кафесына барып тагын сыра сатып алалар, аннары Иске Янбай авылына китәләр, автомобильләре юл читенә төшә, аны тартып чыгарырга техника эзлиләр, такси чакырталар... Икәү генә калгач, Ш.А. Н.Р.-дан берничә көнгә дип телефонын сорый. Н.Р. кесәсеннән телефонын алганда, киндер салынган савыт белән тәмәке тарту өчен кулланыла торган агач көпшә дә төшә. Ул аларның барысын да Ш.А.-га бирә.

Ш.А.-га 18 яшь тулмаганлыгы турында Н.Р. соңыннан, Ш.А.-дан наркотик матдәләр алынгач кына белде. Ул гаебен таныды, өендә сакланган киптерелгән киндерашны да үз ирке белән полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Киндерашны бакчаларының артындагы буш яткан җирдән җыюы турында әйтте.

Агымдагы елның 25нче апрелендә Балтач районара суды Н.Р.-га карата РФ Җинаятьләр кодексының 228-1нче статьясы беренче өлеше буенча хөкем җәзасы чыгарды. Хөкем карарына ярашлы, Н.Р. ике елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомум режимдагы холык төзәтү колониясенә җибәрелде.
Марат БӘДРТДИНОВ,
тикшерү төркеме начальнигы,
юстиция капитаны.