„МӘК” ОПЕРАЦИЯСЕ БАРА

14 Сентябрь, 2017 - 15:40

Республика территориясендә „Мәк” оператив-профилактик операциясенең икенче этабы бара.

Әлеге чара орлыгында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү, алардан наркотик әзерләү, аны саклау, тарату һәм сату белән шөгыльләнгән физик шәхесләрнең, хуҗалык итүче субъектларның законсыз эшчәнлеген туктатуга юнәлтелгән.

Операция барышында мәк һәм киндернең кыргый үскән урыннары да ачыклана һәм юк ителә.

РФ Эчке эшләр министрлыгы Балтач районы буенча бүлекчәсе районда яшәүчеләрне тагын бер тапкыр мәкне йортта чәчәк итеп матурлык өчен чәчеп үстерергә ярамаганлыгы турында кисәтә.

Моның өчен закон нигезендә штраф салу яки җинаять җаваплылыгына тарттыру каралган.

Илдус НӘРТДИНОВ,
җинаятьчеләр эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные.