Районда „Прицеп” операциясе бара

14 Сентябрь, 2017 - 11:10

Республика Хөкүмәтенең эш планына ярашлы һәм үзйөрешле машиналар, аларга тагылмаларны файдалануда юл хәрәкәте хәвефсезлеген, хәвефсезлек техникасын, тирә-як мохитнең саклыгын тәэмин итү максатыннан районда 11 — 29 сентябрь көннәрендә шартлы рәвештә „Прицеп” дип аталган хокук бозуларны профилактикалау ункөнлеге үткәрелә.

Бу көннәрдә районнардагы дәүләт техник күзәтчелеге инспекцияләренең баш дәүләт инженер-инспекторлары үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның ничек файдаланылуын, тагылмалар куллангандагы норматив таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкләр.

Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның хуҗалары турында билгеләнгән вакытка мәгълүматлар бирелмәгән очракта авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә аларны аныкларга һәм техник карау үткәреләчәк.